Мослим

Райондашыбыз җирлеккә 36 мең сумлык зыян салган

Районыбызда яшәүче 36 яшьлек бер гражданга карата җинаять эше кузгатылды. Ул РФ Җинаять кодексының 160 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (үзләштерү яисә  растрата) гаепләнә.

Районыбызда яшәүче 36 яшьлек бер гражданга карата җинаять эше кузгатылды. Ул РФ Җинаять кодексының 160 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (үзләштерү яисә  растрата) гаепләнә. Район прокуратурасы әлеге җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Суд билгеләгәнчә, берничә тапкыр хөкем ителгән Тугаш авылы кешесе 2017 нче елның октябрь ае ахырында аңа файдалану өчен ышанып тапшырылган генераторны үзләштерә. Генератор Түбән Табын авыл җирлегенеке була. Бу кеше җиһазны сатып җибәрә. Тикшерү сатып алучының кем икәнен билгели алмады. Шулай итеп, авыл җирлегенә 36 мең сумлык зыян килә.

Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аны 1 ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә 5 айга ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук суд җинаять кылыну сәбәпле килгән зыянны каплау турындагы гражданлык дәгъвасын да канәгатьләндерде. Суд карары үз көченә кермәде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: