Мослим

Синең кызларың, Мөслим! Һөнәри бәйрәмен билгеләп үтүче акушер Гүзәлия Гатауллина

– Йөкле хатын-кызны исән-имин бәбиләтеп, ана кулына сабыен тапшыру – акушеркалар өчен дә зур бәхет. Хастаханәнең бала тудыру бүлегендә эшләгәндә мондый куанычлы мизгелләрне күп кичердем. Ул чорда елына 450ләп бала туа иде, – ди поликлиниканың хатын-кызлар карау бүлмәсендә акушерка булып эшләүче Гүзәлия Гатауллина.

Бу хезмәтне нәкъ менә хатын-кызлар гына башкару аңлашыла да. Акушеркалар бала туу процессында турыдан-туры катнашып кына калмый, тулгак газабы кичерүче хатын-кызларны җылы сүзләре белән юата да. Кеше күңеленә керә белү, әнинең дә, баланың да гомерләре өчен җаваплылык тою хисе бары тик гүзәл затларга гына хас.

Гүзәлия апаның әлеге һөнәр иясе булуында әти-әнисе зур роль уйный. Гомере буе колагы сызлап интеккән әтисе: “Кызым, үскәч шәфкать туташы бул да, безне дәваларсың”, – дигән. Мәктәпне тәмамлагач, кыз, Бөгелмә шәһәрендәге медицина көллиятендә укып, акушерлык белгечлеген ала. Дәүләт практикасын үтәргә аны Мөслимгә билгелиләр. Районның акушер-гинекологы Люция Идрисова кул астында беренче хезмәт чыныгуны алган Гүзәлия, көллиятне тәмамлаганнан соң, шунда ук эшкә дә урнаша.

– Безгә эшкә килгәндә Гүзәлиягә 21 яшь тә тулмаган иде әле. Бик үҗәт, тәвәккәл иде. Тырышлыгы да, белеме дә бар. Бик өметле яшь кадр дип күрдем мин аны. Иң элек яңа туган балаларны кабул итүче шәфкать туташы булып эшли башлады. Беренче көннән үк күбрәк белергә, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарырга омтылуы белән яраттык без аны, – ди Люция Хановна.

Гүзәлия Гатауллинаның үз һөнәренең остасына әверелүендә акушер-гинеколог Люция Идрисова, өлкән акушерка Илгизә Хәйруллина, акушерлар Рәзинә --------------, Азирә Гәрәева зур роль уйный.

– Бераз каушап та, шул ук вакытта сөенеп тә эшли башлаган елларымны искә алам. Люция Хановна кебек остаз янында эшләве җиңел булды. Укыганда барысын да белеп бетереп булмый. Һөнәрнең нечкәлекләренә эшләү дәверендә генә ныклап төшенәсең, – ди Гүзәлия апа.

90 нчы елларда хастаханәләрдә күп кулланышлы шприцлар һәм системалар булуын һәркем яхшы хәтерлидер. Аларны кайнату, стерильләштерү процесслары аеруча зур җаваплылык таләп итә. Хәзер генә ул медицина алга китте. Шунысын әйтергә кирәк: тиешле җиһазлар, медикаментларга кытлык чорда да бала тудыру бүлеге үз эшен үрнәк рәвештә алып бара.

– Авырлык белән бәбиләгән әниләргә кислород бирәбез дип, төне буе “груша” белән, өстәмә һава биргән чаклар да булды. Тагын бер очрак гел истән чыкмый – бик көяз һәм бик чибәр хатын-кызны алып килделәр бәбиләргә. Мине күргәч: “Әләй, үләм, бигрәк яшь бит син! Мине бәбиләтә алырсың микән?” – дип сорады. Бик тиз һәм җиңел генә бәбиләде үзе. Бала туганда йөзтүбән чыга бит инде, ипләп кенә тотып алдым моны. Кендеге озын иде, мин моны малай кеше дип уйлап, “улыгыз бар” дидем. Иии, сөенде инде. Сабыйны өстәлгә салгач кына кыз икәнен күреп алдык. Бу хакта әни кешегә әйткәч, “Миңа малай кирәк иде!” дип, илереп еларга тотынды. Көч-хәл белән тынычландырдык. Ахыр чиктә үзе дә аңлады бугай – елмаеп җибәрде. Кызына минем хөрмәткә Гүзәл дип исем кушты. Ул кызга хәзер 23 яшь инде, – дип искә ала Гүзәлия апа. 

Гүзәлия Гыйльмегали кызының акушерка булып эшләвенә 25 ел булган. Уйлап карасаң, чирек гасыр дәвамында меңләгән гүзәл зат аның кулларының җылысын тойган. Йөклелек чорында, төрле хатын-кыз авыруларын кисәтү өчен, булачак әниләргә биргән файдалы киңәшләрнең дә исәбе-хисабы юк. “Миңа бала кирәк түгел!” дип йөклелеген өздерергә ниятләгән күпме әниләрне уйларыннан кире кайтарган, аларга ана булу бәхетен тоярга ярдәм иткән Гүзәлия апа.

Аның хезмәт кенәгәсендә бары ике генә язу: берсе – бала тудыру йортына акушерка булып урнашуы, икенчесе – хатын-кызларны карау бүлмәсенә акушерка итеп күчерелүе турында.

– Диспансерлаштыру, медицина күзәтүе узучы хатын-кызларга беренчел диагнозлар да шушы кабинетта куела. Хатын-кыз ел саен бер мәртәбә әлеге бүлмәдә тикшерү узарга тиеш. Шушында ук мәҗбүри рәвештә калкансыман бизне, тәндәге миңнәрне, күкрәк бизләрен дә карыйбыз. Гүзәл затлар өч елга бер мәртәбә диспансерлаштыру узарга тиешлекләрен дә онытмасыннар иде, – ди Гүзәлия Гатауллина.

Йөкле хатыннарны Әлмәт шәһәренә озату да аның өстендә. Бала тудыру бүлеге ябылса да, аның хезмәте. Эш-мәшәкате кимеми.

Тормыш иптәше Рашат белән ике кыз үстергәннәр алар. Зурысы Азилә югары уку йортында белем ала.

– Әнинең эше җаваплы булды. Ул төнге сменага киткәндә өйдә әтиебез яки әби-бабай белән кала идек. Әниемнең һөнәрен беркайчан да сайламам дип сүз бирдем. Әнигә дә җиңел булмагандыр безне ташлап төнге сменаларга чыгып китүе. Ләкин ул беркайчан да эшеннән зарланмады. Яңа туган бәбиләр турында безгә дә сөенеп сөйли иде. Эшләгән елларын, хезмәттәшләрен әле дә сагынып искә ала ул, – ди Азилә.

Кечкенәләре Ильвина әле мәктәптә укый. Төпчекләре әнисе юлыннан китәр төсле: “Мин дә әнием кебек ак халатлы апа булам”, – ди.

Әнисе кебек киң күңелле, олы йөрәкле кеше булырга омтылуын хупларга гына кала. Бу һөнәр ияләренең кулында кеше гомерләре генә түгел, аларны бала тудыру бүлегенә озаткан якыннарының бәхетле киләчәкләре, өмет-ышанычлары да.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: