Мослим

Мөслимлеләр арасында булачак армспорт осталары күп

Россиянең спорт мастеры Юрий Сорокин истәлегенә Яр Чаллы шәһәрендә армспорт буенча ачык беренчелеккә ярышлар узды. Республиканың башка район һәм шәһәрләре белән бергә әлеге ярышларда Мөслим районы командасы да катнашты.

 Үз үлчәү авырлыкларында Ислам Ханов, Алия Минкина, Рәфкать Әхмәдиевлар җиңүче булды. Камилла Атоева, Данил Парфенов, илназ Нуруллиннар – икенче, Илһам Бариев, Айдар Корбыев, Илнур Кәримовлар өченче урыннарны яулады. Тренерлары – Ларис Бариев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 25 май 2018 - 09:23
    Без имени
    Мы чемпионы!!!!!!!