Мослим

Мөслимдә "Авылымның айлы кичләре" смотр-конкурсы төгәлләнде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Авыл җирлекләре үзешчәннәренең “Авылымның айлы кичләре” исемле район смотр-конкурсының гала-концерты үтте.

Авыл җирлекләре үзешчәннәренең “Авылымның айлы кичләре” исемле район смотр-конкурсының гала-концерты үтте. Ул 21 апрельдә билгеләнүче Авыл җирлекләре көненә багышланды. Бию-җырлар, гармун моңнары  татар, рус, мари, әрмән, керәшен татарларының бердәм, дус булып яшәвен тасвирлады, гади авыл кешесенең никадәр сәләтле, тырыш һәм актив булуын күрсәтте. Мәлләтамак авыл җирлеге үзешчәннәре бәйгедә беренчелекне яулады, икенче урында – яңаусылылар, өченчедә – Тойгелде авыл җирлеге. Баланлы, Әмәкәй, Метрәй, Түбән Табын, Михайловка авыл җирлекләренең уңышлы чыгыш ясавы билгеләп үтелде. Әлеге авыл җирлекләренә мәдәният бүлеге дипломнары һәм акча сертификатлары тапшырылды. Үзешчән театр коллективлары конкурсы нәтиҗәләре дә игълан ителде. Салауз-Мухан, Әмәкәй, Иске Карамалы һәм Үрәзмәт мәдәният йортлары үзешчән театрлары дипломга һәм кыйммәтле сертификатларга ия булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: