Мослим

Хезмәт белән үсәләр

Исәнсеф авыл җирлегендә халык үзмәшгульлеккә өстенлек бирә. Мини- фермалар төзеп, шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучылар күп. 

Исәнсеф авыл җирлегендә халык үзмәшгульлеккә өстенлек бирә. Мини- фермалар төзеп, шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучылар күп. 
Тат. Бүләр авылында яшәүче Илнур Хәбибуллин да шундыйлардан. Күршесендәге буш ихатаны арендага алган ул. Узган ел хөкүмәттән 200 мең сум субсидия алып, 10х14 метр зурлыкта торак салып куйган. Саву җайланмалары сатып алган. Бүгенге көндә терлекләр саны 30га җиткән. Шуның 14е – савым сыеры. Җәйге чорда көненә 160-170 литрга кадәр сөт савып алганнар. 
– Сөт җыючыларга литрын 11 сумнан сатабыз. Файдасы бәләкәй инде. Үгезләрне симертеп сатудан керә акча. Кирәк булганда терлекләрне техникага, запас частькә дә алмашабыз, – ди Илнур Хәбибуллин. 
Фермер гаилә членнарының һәм якыннарының пай җирләрендә күпьеллык үлән, фураж өчен арпа һәм бодай игә, ихатасында күпләп чөгендер үстерә. Җирдә эшләү өчен “Т-40”, “МТЗ-82” тракторлары, “СЗП-3,6” чәчкече сатып алган. Печән әзерләү өчен кирәк булган чапкыч, ворошилка, пресс-подборщик кебек агрегатларны да юнәткән. “Техниканы кредитка да алырга туры килде”, – ди фермер. 
Фермер хуҗалыгындагы барлык эшләр дә гаилә членнары көче белән башкарыла. Заманында колхозда бригадир, учетчик, азык әзерләү цехы җитәкчесе, механик вазыйфаларын башкарган Илнур Хәбибуллинга оештыру эшләре дә, хуҗалыктагы башка мәшәкатьләр дә авыр бирелми анысы. Хатыны Гөлназга да, унсигез яшьлек уллары Айнур белән ундүрт яшьлек кызлары Гүзәлгә дә эш җитәрлек. 
– “Авылда эш юк”, дип кул кушырып утырсаң, сиңа беркем дә китереп бирми. Батырып эшләгәч, ашы да бар, балалар да, акчаның җиңел килмәгәнен аңлап, хезмәт белән үсәләр, – ди Илнур Хәбибуллин. 

Әлфинур Ногманова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: