Мослим

Икмәк исе онытылмый ул

Үзебезнең туфракта үскән яңа бодайдан колхоз тегермәнендә тарттырылган онны, нечкә иләктән иләп, колмак чүпрәсе белән генә күпертеп, авыл мичендә пешерелгән ипиләрнең баш әйләндергеч исе дә, тәме дә юк хәзерге ипиләрдә.

60нчы елларда Мөслим колхозларында болыннарны сөреп, иген чәчә башладылар. Бу басулар юк хәзер, алар кабаттан болыннарга әйләнделәр. Табигать үзенекен кире кайтарды. Киров колхозының дуңгызчылык фермасына илтә торган юлның сул ягындагы болынны да сөреп, арыш чәчкәннәр иде. Колхозчылар аны колхоз рәисе исеме белән, “Мусин басуы”, дип йөрделәр. Ындыр табагына аннан кайткан арыш әрем чүпле, әчкелтем тәмле исле була иде. Икмәк исе онытылмый ул. Бу басу урынында соңрак “Сельхозтехника” оешмасыннан аерылып чыккан “Сельхозхимия” оешмасын кордылар. Хәзер бу ике оешма да юк инде.

Үзебезнең туфракта үскән яңа бодайдан колхоз тегермәнендә тарттырылган онны, нечкә иләктән иләп, колмак чүпрәсе белән генә күпертеп, авыл мичендә пешерелгән ипиләрнең баш әйләндергеч исе дә, тәме дә юк хәзерге ипиләрдә. Хәер, ипинең дә кадере калмады, шулкадәр күнектек туклыкка. Сугыш елларында минем Тегермәнлек әбием: “Ипи булса, чәйгә чакырышыр идек”, – дип хыялланган. Сугыштан соң олылар: “Аллага шөкер, авыз тутырып, ипи ашыйбыз”, – дип куаналар иде. Без, сугыштан соңгы чор балалары, ипи чиратларын күрдек, иписезлекне, Аллага шөкер, күрмәдек. Без иген басуларының саф һавасын, тау-тау икмәк өелгән ындыр табакларының, гәрәбәдәй ашлык тулы амбар-келәтләрнең исләрен иснәп, колхозларда эшләп үстек. Хәзер күпчелек авыл баласы мондый хозурлыкны күрми, тоймый. Тагын да аянычы: бөтен илнең тамагын туйдырган, илгә хисапсыз-сансыз сугышчы, эшче, галим, зыялыларны биргән авылның, авыл кешесенең, дөньяда иң югары һөнәр булган крестьян эшенең кадере юк.

Ипи карточкасы вакытында безнең гаилә хәзер “Ык” кибете урнашкан, халык “Шәһүрә магазины” дип йөрткән кибеткә беркетелгән. Революциягә кадәр бу кибет Нурмехәмәт байныкы булып, революциядән соң да ул шушы кибеттә сатучы булып эшләп калган. Сугыш алды елларындамы, кибетне талап, картны үтергәннәр. Күнеккән гадәт буенча, ипигә гел шул кибеткә йөрдек. Елның, көннең нинди булуына карамастан, таңнан барып, кибет янында ким дигәндә икешәр сәгать ипи чиратын саклый идек. Кооператив урамының пищекомбинатка каршы уң яктагы тыкрыгындагы кечерәк кенә бинада урнашкан пекарнядан хуш исле кап-кара арыш ипиләрен ат арбасына утыртылган такта чуманга төяп китерәләр иде. Кешеләрнең эшкә, дәрескә барыр вакыты җиткәнче ипи килмәсә, ул көнне гаилә иписез дә калды. Чират җитеп, ипи җитмичә, кайнар ипинең исләрен генә иснәп, буш кул белән кайтып киткән чаклар да күп булды. Ай, ул чиратлар! Андый чиратларны мин кабаттан 90нчы елларның аракы кибетләре тирәсендә генә күрдем.

6нчы классны бетергәч, 60нчы елның җәендә, ындыр табагы бригадиры Сафина Маһинур апа: “Ындыр табагы себереп булса да йөрерсең, аз булса да икмәк алып кайткаларсың”, – дип, мине эшкә алып китте. Күрше балалары белән без һәр җәй ындыр табагында, басу, фермаларда эшләдек. Без колхозчы гаиләсе түгел, безгә ипи бик авырлык белән тиде. Колхоз икмәкне мул ала. Олылар уйламаганнардыр инде, бала гына булсак та, нәфсебез зур икәнне. Кичке сменадан сатин шароварның балагын астан кысып бәйләп, ике балакка борчак, бодайның иң чистартылганнарын тутырып, ындыр табагыннан колхоз бакчасы аша сукмактан гына Тукай урамына чыгып кайта идек. Шулай җыйган икмәк үзебезгә кыш чыгарга да, кош-кортка да җитә иде.

Авыллар үзәкләштерелгән электр челтәренә тоташтырылгач, колхозларда электр тегермәннәре корылды. Киров колхозының тегермәне директоры Марат Бибишев булган Чаллы йортлар төзү комбинаты 75-80нче елларда салган өч катлы йорт (хәзерге Колхоз урамы) урынында иде. Шул бодайны, кул арбасы белән тартып алып барып, Әгъләмов Сәрвәр абзый эшләгән колхоз тегермәнендә тарттырып, ипигә тиендек. Ул тегермәннең тәмле он исләре гел исемдә. Андый оннар юк хәзер. Кибетләрдә бик күп сорт оннар сатыла. Тик аларның тышы салдырылып кына калмаган, җанына тикле алынган, ахры: үле оннар алар. Аларны, безнең әниләр кебек, күәс төбендә калдырылган ачы камырдан чүпрә ясап кабартып булмый, ясалма чүпрә – дрожжи – кирәк. Тозсыз ипи – ипи түгел. Анысын да языйм әле. Кооператив урамында элек культтоварлар кибете булган, хәзер тәмәке эшләнмәләре сатыла торган кибет янында кечерәк кенә ларек бар иде. Тозны, чират торып, шуннан алдык.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: