Мослим

Ике мөслимлене "яшел елан" кыек юлга керткән

Исерек кеше күпчелек очракта нәрсә кыланганын белми. Үзен тәртипкә чакыручыны сүгеп ташларга яисә китереп сугарга да күп сорамый ул.

Исерек кеше күпчелек очракта нәрсә кыланганын белми. Үзен тәртипкә чакыручыны сүгеп ташларга яисә китереп сугарга да күп сорамый ул. Район прокуратурасыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 37 яшьлек С. быелның 6 апрелендә Мөслим авылының Вахитов урамында исерек килеш йөргән. Җәмәгать тәртибен саклаучы полиция хезмәткәре кисәтү ясагач, С. аны ямьсез сүзләр белән сүккән.

34 яшьлек мөслимлене дә “яшел елан” кыек юлга керткән. 3 апрель көнне җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен аны эчке эшләр бүлегенә алып киләләр. Полиция хезмәткәрләреннән качып котылырга теләгән ”кыю” егет башы белән үз вазыйфаларын башкаручы полиция хезмәткәренә китереп бәрә.

Район прокуратурасы бу җинаять эшләре буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ике очракта да гаепләнүчеләр үз гаепләрен таныдылар. Суд тарафыннан С.га – 280 сәгать мәҗбүри эш, “кыю” мөслимлегә 1 ел сынау шарты белән 1 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.    

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: