Мослим

Африка чумасы вирусы эшкәртеп тә бетми

Авыру дуңгызлар сидек, тизәк, борыннан һәм күздән аккан бүлентекләр белән вирус тараталар. Йоктырудан соң беренче билгеләре беленә башлау чоры 3-15 тәүлек булырга мөмкин.

Дуңгызларда африка чумасы – йорт һәм кабан дуңгызларында була торган йогышлы авыру. Аның вирусы гаять чыдам, туфракта, тирестә яки туңдырылган иттә – 100 көн һәм аннан да озаграк, тозланган һәм ысланган дуңгыз итендә 300 көн саклана. Туңдырылган иттә вирус 15 ел яшәргә сәләтле. Тактада, кирпечтә һ.б. материалларда 180 көнгә кадәр саклана.

Авыру дуңгызлар сидек, тизәк, борыннан һәм күздән аккан бүлентекләр белән вирус тараталар. Йоктырудан соң беренче билгеләре беленә башлау чоры 3-15 тәүлек булырга мөмкин. Авыру йоктырган дуңгызлар үлә. Дәвалау ысуллары юк.

Әлеге авыруның килеп чыгуын булдырмас өчен, дуңгызларны асрауда зооветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Азыкны имин булган урыннардан гына алырга, азык калдыкларын 3 сәгать дәвамында пешерергә. Асрау урыннарына чит кешеләрне кертмәскә, дуңгызларны көтүгә чыгармаска, башка хайваннар белән аралашуына юл куймаска. Ветеринария белешмәләре булмаганда дуңгызлар сатып алмаска, сатып алганнары турында ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә. Шулай ук авыру билгеләре сизелгәндә тиз арада хәбәр бирергә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: