Мослим

Әдәби мизгел. Авыл малае Айбулат (2 - 4 бүлек)

Айбулатның әле Карт әбисе дә бар. Бабасы әйтә: “Ул минем әни”, – ди. Айбулатка тагын кызык. Ничек инде бабай кешенең дә әнисе булсын ди!?

2. Карт әби.

Айбулатның әле Карт әбисе дә бар. Бабасы әйтә: “Ул минем әни”, – ди. Айбулатка тагын кызык. Ничек инде бабай кешенең дә әнисе булсын ди!?

Карт әби бик карт инде.Ул үзе генә йөри дә алмый. Зур бүлмәнең түрендә аның караваты бар. Ул күбрәк шунда ятып тора. Әбисе-бабасы янына кергәч, Айбулат Карт әбисенең хәлен белми калмый. Карт әбисе хәлсез куллары белән аның башыннан сыйпый, аркасыннан сөя. Карт әбине чәй эчәргә аш бүлмәсенә бабасы яки әбисе җитәкләп алып чыга. Мондый вакытта Айбулат тик кенә утырамы соң? Тизрәк карт әбисенең икенче кулына барып тотына, үзенчә ярдәм итә. И-и, Карт әбисенең күңеле була да инде шуңа!

Бергәләп чәй эчәләр. Чәй эчеп туйгач, карт әби озаклап дога укый, аминын тота. Аңардан күреп, Айбулат та “әппәр” итә.

– Бәхет-тәүфыйгың арткыры! Әппәреңне әйтергә бервакытта да онытма, балакаем, йөзең һәрвакыт нурлы булыр, – ди карт әбисе.

Ашап туйгач, һәммәсенә аерып рәхмәт әйтергә дә өйрәтә карт әбисе.

– Әти белән әни монда булмаса да әйтергәме? – ди малай.

– Ата- анага рәхмәтне туктаусыз әйтсәң дә, таманга туры килер, балам, – ди Карт әбисе. Әбине урынына кертеп яткыргач, Айбулат аның янында бераз утырып тора.

– Чык инде, улым, бу якка, Карт әбиең ял итсен, – дип, әбисе чакырып алгач, аяк очларына гына басып, икенче бүлмәгә чыгып китә.

3.Баһадир кушаматлы үгез бозау.

Бабаларының Баһадир кушаматлы дәү генә бер бозаулары да бар. Аны бакча башындагы чирәмлеккә арканлап куялар. Бабасы көн саен төш турында аңа су эчертеп кайта. Айбулат аларда булса, аны да ияртә. Әбисеннән бер кыерчык ипи алып, шортигының кесәсенә сала да бабасы артыннан теркелди малай.

– Му-у, килдегезмү? Миңа су алып килдегезмүүү? Тамагым бик кипте, эчәсем киләәәәә, – дип каршы ала аларны Баһадир.

Шопыра-шопыра суын эчеп бетергәч, озын керфекле күзләрен мөлдерәтеп, Айбулатка карап ала.

– Кая миңа дигән күчтәнәчең? Ник бирмисең инде? – ди кебек.

Айбулат аның янына әкрен генә килеп, учын суза. Бозау, малай учындагы ипи кисәген кытыршы теле белән генә эләктереп ала да, тәмләп күши башлый. Рәхмәт әйткәндәй, башын селкеп-селкеп ала. Бабасы бозау янына бик якын бармаска куша.

– Сөзүе бар, – ди.

– Ә ул нигә сөзә? – ди малай.

– Үгез булганга, – ди бабасы, алдагы сораулардан котыласы килеп. Тиз генә чиләген алып кайту ягына уңайлый.

Бабасының тачкасы бар. Ул аның белән ындыр түреннән, Баһадирга дип, печән чабып алып кайта. Айбулат тачканы тартып барырга булыша. Дөресе, бабасына комачаулый гына. Әмма бабасы аны мактаган була: “Вәйт, минем улым маладис та инде. Син тартышкач, миңа да җиңелрәк”, – дигән була. Бабасы чапкан печәнне дә төяшә малай, аның яртысы җиргә коела инде. Малай өчен иң кызыгы – төялгән печән өстенә утырып кайту. “Вәйт, хәйләпүш!” – ди бабасы. – Буш арбаны тартышып килгән булды да, хәзер йөк өстенә утырып кайта!

– Бабай, әти кадәр булып зур үскәч, мин дә сине тартып йөрермен, – ди Айбулат.

– Алай йөртергә язмасын инде, Ходай сакласын! – ди бабасы авыз эченнән генә.

4.Хатирә әби белән Айбулат.

Айбулат, әбисе белән бабасына килгән вакытта, Хатирә әбинең капка төбеннән үтә. Хатирә әби, казларын елгага төшергәч, капка төбендәге эскәмиясенә утырып, ял итә. Айбулатның килгәнен күрсә, аны үз янына чакырып ала. Күлмәгенең тирән эчле кесәсеннән я бер кәнфит, я зур гына алма, я берничә өрек җимеше алып бирә.

– Урамыбызның яме бит син, – дип аркасыннан сөя. Икәүләп дөнья хәлләрен сөйләшеп алалар. Дөресрәге, әби сораштыра, малай җавап бирә.

– Сеңлең бик еламыймы соң? Яратасыңмы аны? – ди әби.

– Баштарак елый иде, хәзер менә болай гына елый, – ди малай чәнти бармагын күрсәтеп. – Яратам инде, ул бит матур!

– Ул хәтле үк түгелдер инде! – дигән була әби.

– Матур, матур, матур! – ди малай сикергәләп.

Аның инде күзләре дымланган, мондый гаделсез хөкемнән менә-менә елап җибәрер кебек. Малайның халәтен сизеп алган стратег әби шунда ук сүзне икенчегә бора.

– Әле әтиең печән алып кайта алдымы соң? – ди.

Мышкылдый башлаган борынын тарткалап, малай әңмәне дәвам итә:

– Әтинең вакыты юк шул. Ул бит иртән үк эшкә китә, кич белән генә кайта.

– Нигә бара соң ул көн саен эшкә?

– И-и әби, шуны да белмисеңмени!? Акча кирәк бит! – ди малай зурлар кыяфәте белән.

– Нигә кирәк ул акча? Аны бит тавык та ашамый, – ди әби.

– Акча булмагач, магазиннан бер әйбер дә бирмиләр бит, әби! – ди бала.

– Нигә, биегәнгә, җырлаганга бирмиләрмени?

– Бабай әйтә, җырлап караган идем, бирмәделәр, ди.

Әби кеткелдәп көлеп җибәрә, аңа малай да кушыла.

Әнә шулай, сабый белән сөйләшеп, Хатирә карчык бераз күңеленә юаныч ала. Үзенең дә шундый оныклары, оныкчыклары булыр иде югыйсә. Юк шул, бәхет эзләп читкә чыгып киткән бердәнбер улы суларга салган кебек югалды. Хаты да, хәбәре дә юк! Кайларда йөри торгандыр! Карт анасын исенә төшерә микән бер?! Бу турыда сабый балага ничек аңлатасың! (Дәвамы бар)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: