Мослим

Бүген кич һәм иртәгә көчле җил көтелә

Җилнең тизлеге 16-20 м/с җитәчәк.

Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр, урыны белән яшен булуы ихтимал. Көндез урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан төнлә 7-12 м/с, көчәйгәндә 16 м/с белән исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге 20 м/с җитәргә мөмкин. Көндез җил тизлеге 5-10 м/с, көчәйгәндә 14 м/с тәшкил итәчәк. Төнлә минималь температура +8..+12º, көндез максималь температура +16..+19º.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: