Мослим

Аның исеме – Мактау тактасында

“Август-Мөслим” агрофирмасының иң уңган механизаторларының берсе Динар Муллинның фотосы Республика көнендә районның мактау тактасына куелды.

“Август-Мөслим” агрофирмасының иң уңган механизаторларының берсе Динар Муллинның фотосы Республика көнендә районның мактау тактасына куелды. Яшь булса да, хезмәткә намуслы карашы белән аерылып тора ул. Өлкәннәр тәҗрибәсе дә бар анда.

Каенсаз егете, Мөслимдәге аграр көллияттә укып, тракторчы-машинист таныклыгын ала. Аннары Хабаровск өлкәсендә армия хезмәтен үтә. Аннан кайткач, Динар тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлый. Шәһәрдә зур перспективалар көтүгә карамастан, калага борылып та карамый.

– Әтием Муллаян алдынгы тракторчы иде. Гомер буе макталып эшләде. Аның белән горурланып үстем, кечкенәдән әтиемә ошарга тырышып, аның кул арасына керергә тырыштым. Миннән башка эшкә чыгып китә күрмәсен дип, таңнан торып, тиз-тиз генә капкалап, әтиемә ияреп чыгып китә идем. Алдына утыртып, трактор рычагын тоттырган мизгелләрнең рәхәтлеге әле дә исемдә. “Бик тиздән үсеп җитәрсең, син дә минем кебек басуларны иңләрсең”, ди торган иде әтием, – дип искә ала Динар.

Гомумән, Динарның әти-әнисе – авылда хөрмәтле кешеләр. Алдынгы савымчы Илсөяр апа улына гел-гел: “Хезмәт кешене бизи, улым. Туып үскән туфракка хыянәт итә күрмә. Әтиең кебек җир сулышын тоеп яшә!” – ди. Армиядән соң “Вамин” җәмгыятенә тракторчы булып урнашкан егетне Пермь якларына терлек азыгы әзерләргә (2010 елның коры җәендә безнең якларда бар нәрсә корып беткән була) җибәрәләр. “МТЗ-1221” тракторында 50 көн бертуктаусыз күпьеллык үлән уру, печән әзерләүдә эшли Динар.

– Тормышымны башка өлкәдә күз алдына да китермим. Хәзер бит җир кешесе өчен бөтен шартлар да тудырылган. Заманча уңайлы техникалар, яхшы хезмәт хакы һәркемне кызыктырырлык. Элекке заманнардагы кебек, басуда тузанга, майга батып беткән, ак тешләре генә күренеп торган механизаторларны күрмәссең. Вакыт белән эшләү шартлары да үзгәрә, яхшы якка борылыш ала. 70-80 мең хезмәт хакы алып эшлим, – ди Д. Муллин.

Динар бу сезонда “Класс” тракторы базасында “Барго” чәчү комплексында эшләде. Район Сабантуенда кыр батыры буларак хөрмәтләнде. Уңган егетебез урып-җыю чорында да сынатмады, 30 мең 783 центнер ашлык суктырып район буенча алдынгылар сафында булды.

– Динар – иң өметле егетләребезнең берсе, эштән куркып тормый. 30 тонна сыйдырышлы “Флигель” арбасы тагып, “Класс” тракторында сенаж ташуда да сынатмады. Кышкылыкка дип салынган 40 мең тонна сенажның яртысын Динар ташыды. Тиздән механизаторларыбыз агрофирмада беренче тапкыр үстерелгән көнбагыш суктыруга чыгачак. Динар да “Тукано” комбайны белән көнбагыш суктырырга әзерләнә, – ди агрофирманың баш икътисадчысы Айзат Шәгалиев.

Агрофирма җитәкчелеге Динарның бу эштә дә сынатмаячагына ышана. Үз эшен яратып, бар күңелен биреп башкарган җир улларын тәвәккәлек тә бизи бит әле.

Лилия Шәймиева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: