Мослим

Ветераннарга - медальләр

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. 7 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә узган тантанада район үзәгендә яшәүче угыш һәм хезмәт ветераны район башлыгы Рамил Муллин тарафыннан күкрәк билгеләрене кабул итте.

Ни кызганыч, чарага чакырылган 24 ветеранның 17се генә килә алган иде. Мөслим урта мәктәбе укучылары өлкәннәргә җыр-биюле тамаша да әзерләнгән иде. Әби-бабайлар укучыларның һәр чыгышын йотлыгып тыңлады, зур алкошларга күмде. Шунысы да игътибарга лаек, бу көнне хөрмәтләнгән өлкәннәр арасында район картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче ветераннар да бар иде. Тамашадан соң, өлкәннәр чәй табыны артында хөрмәтләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: