Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Таттелеком" күңелле мизгелләр бүләк итте

24 нче июль көнне Пушкин урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте "Ишегалды бәйрәме" оештырды.

Традициягә әйләнеп килүче, "Ишегалды бәйрәме" быел да үз югарылыгында узды. Бәйрәмгә күрше тирә урамнардан да әти-әниләр балалары белән бергәләшеп күңел ачырга җыелганнар иде. Бәйрәмне Әлмәт шәһәреннән килгән аниматорлар клоун Веселинка белән Хэппи алып бардылар, алар балаларны кызыклы уеннар, күңелле бәйгеләр белән мавыктырып бәйрәм атмосферасына алып керделәр. Районыбыз үзешчәннәре дә концерт программасы белән әти -әниләрнең, балаларның күңелләрен күтәрделәр. Балалар рәхәтләнеп уйнап ял итсәләр, әти-әниләргә бу бәйрәм үзенә күрә балачакка бер сәяхәт булды. Татттелеком хезмәткәрләре шунда ук үз продукцияләре хакында буклетлар таратып, аңлатып, үзләре күрсәткән хезмәтләр турында җентекләп мәгълүмәт җиткерделәр. Бәйрәм бик күңелле, һәм мавыктыргыч үтте. Бу матур традиция алга таба да дәвам итсен дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев