Мөслим-информ

Һәркем Мөслимле булуы белән горурлансын иде!

2019 ел Мөслимдә Рухи-әхлакый үсеш елы дип игълан ителде. Рухи-әхлакый тәрбия юнәлешендә биш еллык ведомствоара программа да кабул ителде. Программа кысаларында нинди чаралар үткәрү планлаштырыла? Бишьеллык программа ничек эшли? Гомумән, әхлак нәрсә ул? Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова белән әңгәмәбез шул хакта.

– Марина Ранасовна, Рухи-әхлакый үсеш елы игълан ителгәннән соң алты ай вакыт узды. Нәтиҗәләр турында сөйләргә әле иртәрәктер. Алты ай эчендә нәрсәләр эшләнде? 
– Рухи-әхлакый үсеш елы һәм ведомствоара программа кысаларында эш планы төзелде һәм аның буенча эш бара. Март-апрель дәвамында һәр җирлектә халык белән очрашулар, төрле чаралар узды. Чараларны авыл башлыгы, иҗтимагый совет, ветераннар советы, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә бергәләп оештырды. Һәр авылның үз холкы, үз йөзе бар. Кайда – Нәүрүз, кайда буыннар очрашуы, кич утыру, түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте. Симәктә узган буыннар очрашуында язучы Ф.Садриев, шагыйрь М.Әхмәтҗанов катнашты. Чара Ф.Садриевның “Сиңа гына әйтәм” бер пәрдәлек комедиясе белән башланды. Рус Шуганда узган чарада 200дән артык кеше катнашты. 70-80 елларда Рус Шуганда вокаль-инструменталь ансамбль эшләгән, шушы ансамбльне торгызып җибәрделәр. Халык ансамбльнең чыгышын бик җылы кабул итте. Әмәкәйдә узган “Бер алманы бишкә бүләек” исемле чара вакытында авыл мәдәният йорты гөрләп торды. Чараларны оештырган, катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. 
– Рухи-әхлакый үсеш программасының бер юнәлеше – гаилә институтын үстерү. Гаилә бәйрәмнәре бик матур үтте. Моннан тыш әлеге юнәлештә тагын нинди чаралар оештырыла? 
– Гаилә бәйрәмнәре “Бәхетле гаилә” проекты кысаларында уза. “Гаилә” сүзен ишеткәч тә, күңелдә җылы хисләр уяна, уйлар туган нигезгә, яшәү мәгънәсенә барып тоташа. Гаилә бәйрәмнәренең максаты – гаилә кыйммәтләренә игътибарны арттыру, матур гаиләләрне халыкка күрсәтү, аларның тормыш тәҗрибәсе нигезендә яшь парларга киңәшләр бирү. Гаилә көне уңаенан узган чараларда озак еллар тату яшәгән парлар һәм яшь гаиләләр катнашты. Алар “Гаилә агачы” проекты буенча “Кояшлы Ык”ның Гаилә аланында агачлар да утыртты. Шул ук вакытта мәктәпләрдә дә айга ике тапкыр әхлак дәресләре үтте. Аграр көлияттә укучылар өчен “Гаилә тормышы нигезләре” дәресләре үткәрелде. 
“Гаилә үсеше мәктәбе” юнәлешенең тагын бер максаты – күп балалы гаиләләр санын арттыру. Күп балалы гаиләләргә өстенлекләр дә бар. Алар кинотеатрга, бассейнга, спорткомплекска бушлай йөри ала. Моның өчен әлеге учреждениеләргә күп балалы булуыңны раслаучы таныклык белән килү шарт. 
– “Яшь буын – безнең киләчәк” юнәлешендә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге активлык күрсәтә кебек. Әлеге юнәлештә байтак эшләр башкарыла һәм чаралар да шактый күп оештырыла... 
– Бүгенге көндә яшьләрне үстерү, аларны активлаштыру – мөһим юнәлешләрнең берсе. Чаралар авылда калган яшьләрнең тормышын кызыклырак, җанлырак итүгә юнәлтелгән. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирәбез. Сәламәт тәндә – сәламәт рух, ди халык. Шул максаттан җирлегебездә “Тормышка 10 мең адым” кебек чаралар, футбол ярышлары уза. ГТО нормативларын тапшыру буенча спорт бәйрәмнәре оештырыла. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкның гомер озынлыгын арттыру буенча “Халык сәламәтлеге” юнәлеше дә эшли. Бу юнәлештә эш сәламәтлек саклау өлкәсенә йөкләнгән.

– Марина Ранасовна, программа юнәлешләрен барлый башлаганбыз икән, “Безнең мирас” юнәлешенә дә тукталып үтик әле. Әлеге юнәлеш гореф-гадәтләребезне, милли традицияләрне саклауны бурыч итеп ала, дип беләбез. 
– Мөслимебез – бай тарихлы җирлек. Анда берничә милләт халкы дус-тату яши. Соңгы елларда районның инфраструктурасы үсә, камилләшә бара. Бу җирлегебездә “Мөслим – мәдәни үзәк” проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Әлеге проект кысаларында районыбызда республикакүләм Семык бәйрәме үтте. Матур традициягә әйләнгән татар әдәбияты көннәре дә ел саен узачак. Киләсе елда Мөслимдә татар авыллары сабантуен үткәрү планлаштырыла. Мәгариф бүлеге белән берлектә гореф-гадәтләрне үстерү буенча аерым эш алып барыла. 
–Мәдәният дигәннән, бүген китап укучылар, вакытлы матбугатны алдыручылар саны кими. “Безнең мирас” бу юнәлештә нинди эш алып бара? 
– Әйе, мондый проблема бар. Мин үзем һәр елны газетага язылам һәм башкаларны да язылырга чакырам. Җирлектәге бөтен яңалыкларны без район газетасы аша беләбез. Китап уку мәсьәләсенә килгәндә, әйе, яшьләр китап укырга атлыгып тормый. Югыйсә, китап ул – дәреслек тә, мирас та. Китапка мәхәббәт гаиләдән башланырга тиеш. Китап укуны пропагандалау йөзеннән Тукай туган көндә шигырь бәйрәме үткәрдек. Моннан тыш социаль челтәрләрдә “Мин кулыма китап алам” исемле әдәби марафон игълан ителде. Әлегә анда нибары 16 кеше катнашты. Киләчәктә катнашучылар саны күбрәк булыр, дип өметләнәбез. Май аенда “Китап корты” фестивале үтте. Фестивальдә шигырь уку белән бергә китап сату, кул эшләрен, кызыклы бәйгеләр тәкъдим итү буенча тагын тугыз мәйданчык эшләде. 
– Марина Ранасовна, Рухи-әхлакый үсеш программасы кысаларында алдагы елларда нинди эшләр башкарылачак? 
– Программаны кабул иттек тә бөтенесе үзгәрде, дигән сүз түгел. Эшнең башы гына әле. Эш дәвам итәчәк. Киләсе елда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын зурлап үткәрү, ТАССРның 100 еллыгы кебек юбилей чаралары көтелә. Гомумән, рухи үсеш ул – көндәлек тормышыбыз. Программа, бер-беребезгә әйбәт мөгамәләдә булып, үз тормышыбызны матур алып барырга өнди. Һәр кеше, “Мин – мөслимле!” дип, шушы җирлекнең гражданы булуы белән горурланып яшәсен иде! Һәркем программага үз өлешен кертсен иде, дигән теләгебез бар. Максат – районыбызны рухи яктан да үстерү. Шуны аңлап, үз өлешебезне бергәләп кертәбез икән, балаларыбыз – тәрбияле, тормышыбыз матур булыр! 
– Шулай булсын, Марина Ранасовна! Әңгәмәгез өчен рәхмәт! 

Әңгәмәдәш – Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: