Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Рафаэль Демидов икенче

17 октябрь көнне Мамадыш муниципаль районында республика мәгариф хезмәткәрләренең өченче җәйге спартакиадасы узды. Ярышларда Мөслим районы мәгариф хезмәткәрләре уңышлы чыгыш ясадылар. Шәхси беренчелектә ир-егет җитәкчеләр арасында 800 метрга vip-йөгерүдә Мөслим районы мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов икенче урынны яулады. Ату спорты буенча ирләр арасында Әмәкәй урта мәктәбе директоры Илдар Мөбәрәковка...

17 октябрь көнне Мамадыш муниципаль районында республика мәгариф хезмәткәрләренең өченче җәйге спартакиадасы узды. Ярышларда Мөслим районы мәгариф хезмәткәрләре уңышлы чыгыш ясадылар. Шәхси беренчелектә ир-егет җитәкчеләр арасында 800 метрга vip-йөгерүдә Мөслим районы мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов икенче урынны яулады. Ату спорты буенча ирләр арасында Әмәкәй урта мәктәбе директоры Илдар Мөбәрәковка тиңнәр булмады: ул пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Районның канат тарту командасы да беренчелеккә иреште. Командада -мәгариф хезмәткәрләре Илнар Сәетгалиев, Илнур Әсәдуллин, Рөстәм Смелов, Айгөл Ризатдинова, Гүзәл Газимова. Мөслим районы мәгариф хезмәткәрләре командасы өченче җәйге спартакиадада икенче урынны алды. Призлы урын алган командабызга ТР мәгариф министры Энгель Фәттахов кулы куелган Мактау грамотасы, Кубок һәм спорт инвентаре алу өчен 300 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама