Мөслимдә Җәмигъ мәчетенә нигез салынды

Бүген Мөслимгә мәртәбәле кунаклар - Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Госман хәзрәт Исхакый, күрше-тирә район һәм шәһәрләрнең мөхтәсибләре килде. Район башлыгы Рамил Муллин кунакларны Мөслимнең яңарган, реконструкция кичергән һәм яңа сафка баскан объектлары белән таныштырып йөрде.
Соңгы елларда социаль-көнкүреш объектлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт корылмалары төзү һәм реконструкция үткәрүгә зур әһәмият бирелә. Дөньяви белем бирүнең сыйфатын яхшырту, физик сәламәтлекне ныгыту юнәлешендә күп эшләнә. Бер үк вакытта халыкның рухи тормышы да игътибар үзәгендә. Республикада, шул исәптән Мөслимебездә дә, бер-бер артлы калкып чыккан мәчет-мәдрәсәләр, ислам диненең куатләнә баруы, хак дингә тартылучыларның артуы шул хакта сөйли. Нәкъ менә мөселман кардәшләребезнең артуы Мөслимдә тагын бер Аллаһ йорты төзелешен башлау ихтыяҗын тудырды. Изге җомга көнне район үзәгендәге "Яшьлек" спорткомплексы янындагы мәйданда яңа мәчеткә нигез салу тантанасы булды. Төркиядән килгән дин кардәшебез - коръән-хафиз Рөстәм хәзрәт Тәэмис чараны Коръән сүрәсе белән башлап, изге эшкә фатиха бирде. Район башлыгы Рамил Муллин халыкның тормыш-көнкүреш хәлен яхшырту белән бергә рухи яңарышка омтылуның да мөһимлеген ассызыклады. "Яңа мәчетне дин кардәшләребез белән берлектә күтәрсәк иде" дигән теләген җиткерде.
Изге җомга көнне бердәм тәкъбир әйтеп, Җәмигъ мәчетенә нигез салынды. Аллаһ йортын салу өчен һәркем кулыннан килгән кадәр сәдака да бирде. Булачак мәчетнең имам-хатыйбы да билгеле. Ул - чыгышы белән Башкортостаннан булган дин кардәшебез Заһит хәзрәт.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 12:17Шуганка авылында өмә Ял парклары район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә арта бара.1900
-
5 июль 2022 - 11:04Видеокүзәтү җайланмалары куелды Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына видеокүзәтү урнаштылды!2900
-
5 июль 2022 - 09:40Юкә чәчәге Июнь азагы, июль башында дөньяны хуш искә күмеп юкә агачы чәчәк ата.4300
-
4 июль 2022 - 18:00"Су юлы" бәйрәме Әлмәт авылында узган бәйрәм бик күпләрнең күңеленә хуш килде12900
-
4 июль 2022 - 17:15Җәйге яллар "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең икенче сменасы башланды12600
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.17200
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.6600
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5421102
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.517000
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.459801
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).364904
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.330803
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.251801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика