Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Быелгы имтиханнар тәмам. Нәтиҗәләр сөендерәме?

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланганга бер ай вакыт үтеп китте. Кемнәрдер җәйге ялларда булса, 9 һәм 11 класс укучылары ай дәвамында имтихан тапшырды.

9 класста укучы 219 укучы татар теле, математика, рус теле фәннәреннән имтиханнар тоттылар. Болардан тыш физика фәненнән - 13, биологиядән - 17, химиядән - 9, җәмгыять белеменнән - 18, инглиз теленнән - 2, рус әдәбиятыннан 1 укучы белемнәрен тикшереп карадылар. Район буенча төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре түбәндәгечә: рус теле буенча уртача билге - 3,6, биология һәм математикадан - 3,5, физикадан - 3,8, химия һәм инглиз теленнән - 4, биологиядән - 3,5, җәмгыять белеменнән - 3,7. Имтиханнарда югары күрсәткечләргә гимназия, Күбәк, Мари Бүләр, Тат. Шуран, Михайловка урта, Мәлләтамак, Метрәй төп мәктәпләре иреште. 9 классны 11укучы аерым үрнәктәге аттестат белән тәмамладылар.

Чыгарылыш классын тәмамлаучы 139 укучы өчен татар теле, рус теле, математикадан база һәм профиль өлешен тапшыру мәҗбүри иде. Киләчәктә укуларын физика фәне белән бәйләргә теләгән 55 укучы, химия буенча -16, рус әдәбиятыннан - 4, географиядән - 2, тарихтан - 7, информатика фәненнән - 2, биологиядән - 25, җәмгыять белеменнән - 69, инглиз теленнән 5 укучы имтихан тапшырдылар.

Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән ким дигәндә 24 балл җыярга кирәк булса, химия, биология, физикадан - 36, тарих, рус теленнән - 32, чит телдән - 22, информатикадан - 40, җәмгыять белеменнән - 42, математикадан 27 балл иде. Укучылар район буенча рус теленнән уртача 63,1 балл җыйдылар. Математика фәненең база өлеше 3,68 балл белән билгеләнсә, профиль өлеше 36,3 балл булды. Физика һәм җәмгыять белеме тапшыручыларның белемнәре 46 балл, химия буенча - 59, рус әдәбиятыннан - 49, географиядән - 65, тарихтан - 36,9, информатика фәненнән - 48, биологиядән - 56,6, инглиз теленнән 64,2 балл белән билгеләнде. Җәмгыять белеменнән 26% имтихан тапшыручы тиешле балларны җыя алмаган. Бердәм дәүләт имтиханарының рейтингы буенча алдынгы урыннарда - лицей, Мөслим, Михайловка, Әмәкәй, Тат. Бүләр, Тат. Шуран урта мәктәпләре.

Узган ел белән чагыштырганда, рус теле, физика, химия, биология, география, чит телләрдән күрсәткечләр яхшырак. Рус теленнән иң югары балл җыйган укучылар арасында Зарина Габдуллина (гимназия), Альбина Шәйгәрданова (Тат. Бүләр), Марсель Әгъләмов (Михайловка), Рамил Мусин (Күбәк), Рушан Шәйхетдинов, Мария Максимова (лицей), Динара Әхмадуллина (Мөслим урта), татар теленнән (ЕРЭ) Гөлназ Әкмалованы (Тат. Бүләр) башкаларга үрнәк итеп куярга кирәк. Чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучы 15 укучы аерым үрнәктәге аттестат һәм медаль белән бүләкләнде.

9-11 сыйныфта белем алган сәламәтлекләре чикләнгән 6 укучы дәүләт чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырдылар. Бу уку елында 2-11 сыйныфта укучы 1960 баланың 246сы уку елын "бик яхшы" билгеләренә, 908 е уку алдынгысы булып тәмамлады. Район буенча сыйфат өлгереше -58,9% тәшкил итә.

Быелга имтиханнар тәмам. Алда - махсус урта һәм югары уку йортлары көтә. Имтихан нәтиҗәләре нинди генә булса да, без чыгарылыш укучыларына уңышлар һәм ак юллар телибез. Иң мөһиме - тормышта үз юлыгызны табарга язсын.

Сәвия Хәбирова, гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:

- Бердәм дәүләт имтиханнары гамәлгә кергәнгә алты ел булды. Шушы вакыт эчендә укытучылар да, укучылар да сынауларга өйрәнделәр. Мәктәптә уку дәверендә бала укытучы биргән материалны үзләштереп барса, әзме-күпме өстәмә эшләсә, имтиханнарны бирә ала. Дөрес, чыгарылыш сыйныф укучылары да, әти-әниләр дә күпмедер дәрәҗәдә стресс кичерәләр. Ләкин искә төшерик әле, кайчандыр мәктәп тәмамлаганда - бер тапкыр, уку йортына кергәндә икенче тапкыр имтихан тапшырып никадәр стресс кичерә идек. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән бала берничә уку йортына документлар тапшыра ала. Җәй көне ял итеп, күпмедер акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Миңа калса, бу система күпкә отышлырак.

Резеда Гыйльфанова, поликлиника шәфкать туташы:

- Мин дә, кызым да бердәм дәүләт имтиханнарына каршы түгел. Иң беренче уңай ягы - бер генә тапкыр сынау үтү. Имтиханнарга әзерләнгәндә үк, телефон алып керү, каяндыр күчерү дигән фикерләрне уйга да кертмәдек. Кызганыч, математиканың профиль өлешеннән баллар азрак булды. "С" вариантындагы мәсьәләләр бик авыр һәм мәктәп программасында үтелмәгән булып чыкты. Гомумән алганда, без имтихан нәтиҗәләреннән канәгать.

Гөлшат Морзаханова, үзәкләштерелгән бухгалтерия хисапчысы:

- Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру тәртибе миңа, гомумән, ошамый. Балаларны ишек төбендә үк тентеп-тикшереп кертәләр. Алар җинаятьчеләр түгел бит. Балалар үзләрен кимсетелгән итеп тоялар. Кайбер укытучылар ел дәвамында консультацияләр дә үткәрмәделәр, хәтта укучыларын имтиханга озатып кертеп җибәрергә дә килмәделәр.

Динара Әхмадуллина, Мөслим урта мәктәбенең чыгарылыш класс укучысы:

- Имтиханнарга ныклап әзерләндем. Иң мөһиме: каушамаска, үзеңне кулга алырга кирәк. Үзең укыган җирлектә сынау үтү күпкә җиңелрәк, дип уйлыйм. Бер биргән имтихан нәтиҗәләре белән берничә уку йортына документ тапшырып була. Мин КФУның икъдисад һәм идарә институтына керергә җыенам. Киләсе уку елында чыгарылыш сыйныфында укучыларга әйтәсе килгән сүзем шул: имтиханнарга ел дәвамында гына түгел, алдан ук ныклап әзерләнергә кирәк, өстәмә материаллардан файдалану да комачауламый.

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X