Зур өмә узды
Бүген Мөслим зиратында зур өмә оештырылды. Булачак мәңгелек йортыбызда чистарту эшләре алып барылды. Әлеге изге эшкә оешма-предприятие хезмәткәрләре, райондашларыбыз, кунакка кайткан кунакларыбыз килгән иде. Монда иске агачларны кисеп түктеләр, вак коры агач ботакларын, үләннәрне яндырдылар. Пожар куркынычсызлыгын Мөслимнең гадәттән тыш эшләр бүлеге саклап торды.