25 август 2017 яңалыклары
-
Мөслимнең участок уполномоченныйлары Россиякүләм бәйгедә катнаша
19 августтан алып 25нә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән "Халык участковые" бөтенроссия конкурсының 1 этабы барды. Участок уполномоченныйларына карата халыкның ышанычын арттыру, тәртип сагында торучы әлеге һөнәр ияләренең хезмәтен популярлаштыру максаты белән Мөслим районы участковыйлары арасында тавшы бирү игълан ителде. Барлыгы 7 участковый арасыннан мөслимлеләр иң яхшысын сайлап...
-
Якташыбыз Алсу Таҗетдинова "Яңа дәвер" республика проектын җитәкли
Якташыбыз, Вәрәшбаш авылы кызы Алсу Таҗетдинова (псевдонимы Арслана) 24 август көнне "Татар-информ" мәгълүмат агентылгында узган пресс-конференциядә катнашты. Ул, заманча татар музыкасының "Яңа дәвер" проектының авторы һәм җитәкчесе буларак, презентация үткәрде.
-
Волонтерлар мөслимлеләрне грипп белән көрәшергә өйрәтте
"Мизгел" яшьләр үзәге бу атнада "Бергә гриппка каршы" дип исемләнгән акция оештырды. Аның кысаларында үзәк белгечләре, волонтерлык хәрәкәте егет-кызлары, Мөслим урамнарына чыгып, листовкалар таратты, грипп белән көрәшү турында сөйләде.
-
Мөслимлеләр өчен тавыш бирәбезме?
"Мизгел" яшьләр үзәге "Татарстан командасы" дип исемләнгән фотоконкурста катнаша. Республиканың иҗтимагый хәрәкәтләре инициативасы белән старт алган бәйгедә "Җиңүчеләр командасы", "Без бергә", "Минем гаиләм тарихы", "Туган җирем тарихы" һәм "Позитив селфи" номинацияләре буенча фотолар катнаша ала. Үзәк белгечләре мөслимлеләрнең 5 фотосын бәйгегә юллаган һәм бүген биредә тавыш бирү бара. Мөслим фотосурәтләре...