Реклама
22 октябрь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны буенча янә рекорд куелды
Коронавирус белән авыручы яки аны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 7,4 мең кешене табиблар күзәтеп тора.
-
Кирәк булмаса, ташла!
Размерлары туры килмәгән киемнәр, әллә кайчан беткән духи савытлары, кухняга керсәң, төрле савытлар шкаф киштәләрен тутырып бетергән була кайчак. Ә ник җыябыз соң? Чын хатын-кызлар өендә булырга тиешме алар? Кирәге чыкмаган әйберләр исемлеген барлап карыйк.
-
Мәскәүдә концерт куячаклар
Район мәдәният йорты каршында эшләүче «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле Бөтенроссия фестиваль-конкурсында гран-прига лаек булды.
-
Сыйныф сәгатендә
Тат.Бүләр урта мәктәбендә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
-
23 октябрь көненә һава торышы
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
-
«Россия тәмнәре»Төбәк азык-төлек брендларының икенче милли конкурсы кысаларында халык тавыш бирү уза.
20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Россия тәмнәре»Төбәк азык-төлек брендларының икенче милли конкурсы кысаларында халык тавыш бирү уза. Быел Россиянең 84 төбәге үзләренең уникаль азык-төлек брендларын тәкъдим итә.
-
Эшмәкәрләр белән очрашу
Мөслимгә эш визиты белән ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова җитәкчелегендәге делегация килде.
-
Салымнарны түләр чак
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе хәбәр итә: 2020 ел өчен физик затларның милек салымын һәм физик затларның керемнәренә салым түләүгә белдерү кәгазьләре таратыла башлады. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары хуҗалары 2021нче елның 1 декабренә кадәр исәпләнгән салымнарны түләргә тиеш.
-
Газ җиһазларыннан файдалана беләсезме?
Хәзерге чор балалары мичкә утын ягып өй җылытуның нәрсә икәнен белмиләр. Утын юнәтәсе, алып кайтасы, аны ярасы, өясе юк. Өйләребез газ белән җылытыла, күпләр мунчаларында да зәңгәр ягулык куллана.
-
Китапханә – мәктәпнең баш мие
Мөслим лицее китапханәсе мәгълүмати үзәк итеп үзгәртелде, шул рәвешле китапханәнең яңа моделе төзелде.
-
Таныш булыгыз: Али Агабеков
Ел башыннан җирлегебезгә медицина белеме булган 6 кеше эшкә кайтты. Шуларның берсе - Агабеков Али Закидин улы.