Атна азагы җиткәч мунча ягып керәбез бит инде. Мин мичне кабызып җибәрү өчен җыеп куелган күптәнге газета-журналлар кулланам. Инде кабызып җибәрим дисәм, бакыйлыкка бик иртә күчкән райондашыбыз Фәйрүс Минһаҗетдиновның кызыклы язмалары килеп чыкты. Мунча ягу онытылды, укырга тотындым. Берүзем, мунча алдында кычкырып көлә-көлә, укыдым мәрхүмнең язмаларын.