Без, 80 нче еллар балалары, тарихка Гөлнара, Лилия, Гөлназ, Гөлшат, Рамил, Ринат, Илнур кебек исемнәр белән кереп калдык. Хәтерлим: ул чорларда без берничә параллель класста 25 әр бала укыдык. Ләкин бөтен мәктәптә, кайсы классны гына алма, дүртәр Ләйсән, алтышар Илшат булмады. Күп дигәндә, ике бертөрле исем очрар иде.