18 март 2020 яңалыклары
-
Балалар юллардагы вәзгыять турында кечкенәдән белеп үсә
Юллардагы иминлек һәрвакыт күз уңында. Белгечләр, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсен өчен, аларга кечкенәдән үк юллардагы вәзгыятьне аңлату мөһим булуын искәртә. Шушы максаттан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә “Имин көпчәк”, “Яшел ут” бәйгеләре үткәрелә.
-
Замана һәм замандашлар
Өйнең мәйданы тартып-сузып 16 квадрат метр тәшкил итәдер. Өйдә кысан дип әйтү, берни дә әйтмәүгә тиң. Чөнки монда бик күп еллар һәм “чираттагы ял”га яисә “больничный”га туктамыйча киез итек басу бара. Шушында ук ашарга әзерлиләр һәм ял итәләр, шушында ук өлкән авылдашларга Коръән нигезләрен өйрәтәләр.
-
Ә син түләдеңме?
Үзара салым акчаларын вакытында түләп бетерү мөһим, дип искәртәләр район Башкарма комитетында. Узган ел үзара салым түләмәгән райондашыбыз быел суд карары нигезендә үзара салым белән бергә штраф та түләргә мәҗбүр булды.
-
Дәвалауга караганда кисәтү яхшырак
Табиблар бу сезонда кискен респиратор авырулар белән бергә коронавирус авыруыннан да саклану чараларын күрергә киңәш итә.
-
19 март көненә һава торышы
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 м/с, көчәйгән вакытта 17-22 м/с.
-
Ләйлә Фазлеева: үз-үзен изоляцияләүче кешеләргә больничный биреләчәк
Ул шулай ук коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта, татарстанлыларны үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга чакырды.
-
Кичләрегез ничек үтә?
Элек бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә кунакка йөрешү, кич утырулар бар иде. Эштән соң ял вакыты, кичләребез күңелле мәшәкатьләргә бай булды. Хәзер райондашларыбыз кичләрен ничек үткәрә икән?
-
Татарстанда коронавирус таралуны профилактикалау буенча тагын бер кайнар линия ачылды
Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.
-
Өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы?
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсация түләвен рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын исегезгә төшерә. Әлеге түләүнең күләме – 1200 сум. Ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Мөслим кибетләрендә продукция җитәрлек!
Бу көннәрдә кибетләрдә гадәттәгедән үзгә ыгы-зыгы күзәтелә. Халык күпләп азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары ала.
-
Йортлар да, ишегаллары да яңара
2020 елда республикада социаль юнәлешле 50 программа гамәлгә ашырыла. Мөслим районы аларның 25ендә катнаша.
-
“Белмәгән ике генә эшем калды”
Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Альфира Шәйхетдинованың йөрәгендә ятим балаларга урын киң. Ә күңел бакчасында матурлык чәчәк ата.
-
Гөлшаттан – торт
Кеше хәзер кибетләрдән тәм-том сатып алуга караганда чәй тәмнәрен өй шартларында әзерләүгә өстенлек бирә. Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучысы Гөлшат Мөхәмәтҗанова “Графские развалины” тортын бик тиз һәм җиңел әзерләнә торган тортлар исемлегенә кертә.
-
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанда ике айлык азык-төлек запасы булдырылды
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанның бүлү үзәкләрендә азык-төлек запасы булдырылды, ул кимендә ике айга җитәчәк.