25 декабрь 2019 яңалыклары
-
Инсультка китерүче сәбәпләр
Инсульт чире баш миендәге кан тамырларына зыян китерә. Шуның аркасында еш кына кешене паралич суга һәм үлем белән тәмамланган очраклар да аз түгел.
-
Арабызда шундый кешеләр бар
Метрәй авылында гомер итүче Гөлзада һәм Рәис Харисовларның икесенең дә сәламәтлекләре чикле. Коляскада гына хәрәкәтләнә алган хуҗабикә шулай да зарланмый, утырып булса да, аш-суын әзерли, җаен табып, өен дә җыештыра. Тумыштан инвалид түгел Гөлзада апа. 1974 елның ямьле июнь аенда – 23 яшендә югалта ул сәламәтлеген. Мөслимнән туган авылы Метрәйгә узгынчы машинада утырып кайтканда, авариягә очрыйлар. “УАЗ” машинасы әйләнеп каплана. Гөлзаданың умыртка баганасы сына. Кыз гомерлек инвалид булып кала. Бүгенге көндә беренче группа инвалид социаль хезмәткәр ярдәменә мохтаҗ.
-
Ничек сөекле булырга?
Кайсы хатын-кыз бу сорауга җавап эзләми икән? Хәер, мең төрле киңәшен дә табарга була, ләкин аларның һәркайсы бер мөһим кагыйдәне эченә ала: сөекле булу өчен үзең дә яратырга кирәк. Ничекме?
-
Комиссияләрнең берләштерелгән утырышы узды
Утырышта район үзәгендәге мәгариф, мәдәният бүлекләренә караучы оешма җитәкчеләре катнашты.
-
26 декабрь көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Ил язмышы – минем язмышым
70 яшьлек юбилеемны каршы алырга әзерләнгән көннәрдә үткән тормышым турында берникадәр истәлекләр язарга булдым. Еллар үткәч күп нәрсәләр хәтердән җуела, ә ак кәгазьгә язып калдырганнар озаграк саклана.
-
Гыйнвар аена намаз вакытлары
Гыйнвар аена намаз вакытлары
-
Санаулы көннәр калды!
Альтернатив подписка – 438 сум.
-
Бурычың бармы?
20 декабрь көнне республика күләмендә Федераль суд приставлары хезмәте “Бурычларың хакында бел” дип исемләнгән акция үткәрде.
-
Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!
Хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясе рәисе вазыйфаларын алып бару елларында рәхмәтен дә, ләгънәт сүзләрен дә күп ишетергә туры килде. 90нчы еллар ахыры – 2000нче еллар башында егетләрне армиягә озату олы проблемага әйләнде. Ул вакытларда мәгълүмат чараларында армия турында негатив хәбәрләрнең еш бирелүе дә проблеманың катлаулануына китергәндер.
-
Һөнәр осталары үсә
Айбар Хамматов – Минзәлә районының Тегермәнче авылы егете. Мөслим аграр көллиятенең эретеп ябыштыру бүлегендә 2 курста укый. Егет үз һөнәренең остасы булыр кебек. Шулай булмаса, һөнәри осталык буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен үткәрелүче “Абилимпикс” региональ чемпионатында икенче урынны алмас иде.
-
Ярминкәгә килегез!
28 декабрь көнне Мөслим авылының Банк урамында ярминкә оештырыла.