Реклама
13 декабрь 2019 яңалыклары
-
Хуҗабикәләр колагына
Шулпа тәмле булсын дисәң, итне салкын суга, ә ит сусыл булып пешсен өчен, аны кайнап торган суга салырга кирәк.
-
“Йөрәктән йөрәккә” исемле бәйрәм үтте
Чарада Тат.Бүләр авылыннан инвалид балалар тәрбияләүче Миркасимовлар гаиләсе дә катнашты.
-
Татарстанцам предлагают выбрать 100 легендарных брендов республики
Предложить своего кандидата для голосования может любой желающий.
-
Яшь рәссамнар бәйгесендә
Сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары төрле дистанцион конкурсларда катнаша.
-
Әнисе киңәшен тотып
Күрше Сарман районы Җәлил бистәсендә дөньяга килгән Индира 9 классны Мөслимдә тәмамлый. Бәхет эзләп әллә кайларга чыгып китми: үзебездәге һөнәр училищесының пешекче-кондитерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Производство практикасын иптәш кызлары белән “Агромастер” җитештерү компаниясе ашханәсендә үтәләр. Укуын тәмамлагач та, бер өйрәнгән урын дип, компаниягә эшкә килә. Пешекче ярдәмчесе булып берничә ай эшләгәннән соң, аның хезмәт юлы бөтенләй башка борылыш ала.
-
14 декабрь көненә һава торышы
Аязучан болытлы һава
-
Хокук белемен сынадылар
Укучыларны әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучылары Рәхмәт хатларына лаек булды.
-
Җавап бирәсебез була
Бөтенесе дә төзекләндерү белән мәшгуль: агач, чәчәк утырталар, парклар, пляжлар ясыйлар, балалар мәйданчыклары урнаштыралар. Бөтен җирдә – чисталык, матурлык. Уңайлы, күңелле. Моның өчен бик күп акчалар тотыла. Ә менә кибетләр, балалар бакчалары янында иясез песиэтләрне беркем күрми яисә күрергә теләми. Балалар күрә, өлкәннәрнең мөнәсәбәтен дә күрә. Битарафлык, каты күңеллелек, хәтта рәхимсезлек. Моны балаларга ничек аңлатырга соң? Ничек аларны игелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләргә соң?
-
Механизаторлар ял итә
Декабрь аенда тагын ун механизаторны шул ук санаторийга җибәрү күздә тотыла.
-
Пенсияне кем өчен аласың
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте тарафыннан үлгән пенсионерның гаилә әгъзаларының аның өчен пенсия алу очраклары ачыкланды. Бу – законга каршы килүче гамәл. Мондый хәлләрне булдырмау һәм кисәтү максатында Пенсия фонды җитәкчелеге тарафыннан пенсияләрен кредит оешмалары аша алучыларны (1934 елгы һәм аннан өлкәнрәк) ашыгыч актуальләштерү турында карар кабул ителде.
-
Хәтерләр уяу булсын!
Әфганчылар белән оештырылган чараларга, гадәттә, Рушат Солтанов машинасында барабыз. Нинди генә вазыйфаларда эшләмәсен, ул әфганчыларның якын дусты булып калды, һәр чарага бөтен барлыгын биреп әзерләнә, күңелләргә үтеп керерлек, күзләрдән яшь китерерлек итеп алып бара. Күбәктә туып үскән Илһам Камалов истәлегенә такта кую чарасына барганда да сүзебез гел әфганчылар тирәсендә бөтерелде. Әнә, Мөслимне чыгып бераз баруга, әфганчылар, төнге яңгырдан соң боз белән капланган олы трассадан җай гына барган машинабызны узып, сәлам биреп китә башлады. Безнең арттан колонна булып тезелгәннәре дә шактый җыелды.
-
“Автобус” операциясе старт алды
Әлеге чара 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Намазыбыз бар, әмма максаты үтәләме?
Намаз сафларының елдан-ел яшәреп баруы аеруча зур шатлык өсти. Аллаһка шөкер, намаз әһелләре күбәйгән саен, без үзебез өчен яңадан-яңа проблемалар күтәрәбез, өйрәнү, эзләнү өчен яңа офыкларны ачабыз, яңа мәсьәләләр күтәрәбез. Кайчандыр мөселманнар өчен намаз тәртипләрен өйрәтүче китапчыклар бик актуаль булса, бүген биш намаз әһелләре арткан саен, безгә ирешкән белән тынычланмыйча, алга таба бару мөһим.