Реклама
1 декабрь 2019 яңалыклары
-
Кызыклы фактлар
Кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган.
-
Әнием-алтыным!
Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбендә шул исем астында бәйрәм кичәсе узды. Кичәгә кунак итеп интернат тормышында актив катнашучы, берсеннән-берсе матур, сәләтле, тәрбиягә алган балаларына ана назы, ана җылысы бүләк итүче әниләр чакырылган иде.
-
Татарстан «Чиста сайлаулар өчен» корпусы референдумга кызыксыну зур булуын әйтте
Бүген тавыш бирү 82 сайлау участогында уза.
-
Җиңү яуладылар
Укучылар дипломнар һәм Эльдорадо кибетеннән сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
Декабрь аенда бакча эшләре
Көчле юеш кар яуганнан соң, агачларның ботаклары сынмасын өчен, карны селкеп төшерергә кирәк. Теплицада җир катмасын өчен эченә кар ташлагыз.
-
Семинар үтте
Семинар барышында төрле мастер-класслар күрсәтелде.
-
2 декабрьгә һава торышы
Һаваның минималь температурасы төнлә -9...-12 градус
-
Күңел дөньясы матур
Әйләнә-тирәбездә күңел җылысы, изге гамәлләре белән якыннарын сөендереп яшәүчеләр аз түгел. Тугаш кызы Эльза Хисамиева – шундыйларның берсе. Күзләре бик начар күрсә дә, күңел күзе ачык аның. Актив тормыш алып баруы белән дә күпләргә үрнәк ул.
-
Планнар зурдан
2020 ел истәлекле даталарга бай булачак. Шуларның иң мөһимнәре – ТАССРның 100 еллык һәм Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилейлары. Район ветераннар советы президиумы утырышында да сүз шул хакта барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты.
-
Татарстанның 17 районында үзара салым буенча референдум уза
Элегрәк тавыш бирү республиканың 21 районында узган иде.
-
Иминлек мәсьәләсе һәрвакыт актуаль
Юллардагы иминлек мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Иминлек күп очракта – машина йөртүчеләр кулында. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән рейд вакытында без шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үтәүләренә игътибар иттек. Бик күпләр иминлек каешын эләктермичә йөри, балалар креслосын кулланучылар да аз, светофорның кызыл утына чыгып китүчеләр дә бар. ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп, ашык-пошык иминлек каешын эләктерүчеләр, туктаткач, ничек итеп акланырга белмиләр. Алдашуларын ишеткәч, алар өчен оят булып китә хәтта. “Күпләр инспекторларның түшләренә шоферның гамәлләрен теркәп баручы кечкенә камералар беркетелүен белми икән” дигән фикергә килдек.
-
Тәмлетамак. Фольгага төрелгән балык
Табиблар, атнага бер тапкыр булса да, балык ашарга киңәш итәләр. Шуны истә тотып, без дә сезне балыктан бик тәмле ризык пешерергә өйрәтәбез.
-
Балалар – игътибар үзәгендә
Районыбызда 65 гаиләдә тәрбиягә алынган 134 бала бар.