4 ноябрь 2019 яңалыклары
-
ТӘМЛЕТАМАК. Регинадан – рафаэлло торты
– Кибетләрдә сатуда “Рафаэлло” кәнфитләре белән “Рафаэлло” печеньелары һәм прәннекләре барлыкка килде. Ә мин әлеге исемдәге тортны пешерергә өйрәндем. Үзегез дә ясап карагыз әле, авызда эрүче бу чәй тәме белән якыннарыгызны да сөендерегез, – ди Регина Гыйздатова.
-
Суд залыннан. Кеше кесәсенә үрелсәң...
Камил белән уртак тормышлары килеп чыкмагач, Нәсимә, паспортына аерылу турында мөһер суктырды да, бәхетен сынау өчен читкә чыгып китте. Көн дә ирен “акча” дип талый торгач, тегесенең хатынына карата соңгы тамчы хисе дә сүрелгән иде. Камил аңа “китмә” дип ялынмады.
-
Волейбол турниры узды
Турнирда барлыгы 7 команда көч сынашты.
-
Сорагыз – җавап бирәбез. Теплицага салым бармы?
Физик затлар Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) Росреестр яисә БТИ тарафыннан бирелгән мәгълүматлар булган хуҗалык корылмалары өчен генә салым түли.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Финал ярышлары узды
Бәйгедә "Метрәй кырмыскалары" җиңү яулады.
-
Бәйрәмнәр белән!
4 ноябрьдә – Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә – Татарстан Конституциясе көне.
-
Котылу чарасы – тартмау
Тәмәке төтене балаларга, үсмерләргә аеруча зарарлы. Андагы агулы матдаләр, яшь организмга нык тәэсир итеп, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген боза. Тәмәке тарткан үсмерләр тынычсыз булалар, юктан да кызып китәләр, начар йоклыйлар. Тәмәке тарткан үсмер организмында матдәләр алмашы бозыла, азыктагы витаминнар, бигрәк тә С витамины начар үзләштерелә. Болар исә мускулларның хәлсезләнүенә, дикъкатьнең кимүенә китерә.
-
Бәйрәм ярминкәсе гөрләде (Фоторепортаж)
Мөслимдә Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Ярминкәгә халык күпләп килгән иде.
-
Яшь журналистлар мәктәбе. Трендта бул!
Интернет челтәрендә безне бьюти-блогер, трэвел-блогер, фуд-блогерлар “камап” ала. Бүген блогер-балалар да бу эшне шактый уңышлы алып бара. Алар мәктәп укучыларына хас борчулары, укудан тыш мавыгулары, әти-әниләре, дуслары хакында постлар урнаштыра. Укучылар үзидарәсе әгъзалары белән бергәләп кайберләренә күзәтү ясарга булдык. Бәлки, сез дә блогер булып китәрсез!