Реклама
2 июнь 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
1955 елда Байконур космодромына нигез салына.
-
Тәртип һәм чисталык булдыру өчен
Татарстан Республикасының гамәлдәге законнарын үтәү йөзеннән Мөслим районы Башкарма комитетының вазыйфаи затларына Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 25 маддәсе буенча беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләр бирелде.
-
Төп юнәлешләр билгеләнде
Мөслим урта мәктәбе базасында «ФГОС шартларында укытучыларның һөнәри компетенцияләрен формалаштыру» темасы буенча Мөслим районы география укытучыларының секция утырышы узды.
-
3 июнь көненә һава торышы
Төнлә минималь температура , +12,+15º градус.
-
Бер-беребезне хөрмәт итик!
Урамга чыксаң, күп кешенең кулында кәрәзле телефон. Укучы балага кадәр мәктәпкә барганда да, кайтканда да телефоннан сөйләшә. Ә халык акча юк, эш хакы әз дип зарлана.
-
ГХАТ бүлеге хәбәр итә
Узган биш айда барлыгы 65 бала туган.
-
Мөслим районының "Үлемсез полкы". Габидин Кәлимуллин
Кәлимуллин Габидин Шәйхетдин улы 1914 елда Тойгелде авылында туа. 1934 елны Тойгелде җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1936 елда хәрби хезмәткә алына һәм 1939 елны авылга кайта. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, авыл мәктәбендә укыта.
-
Укучыларыбыз яза. Балачакка кайту
Мөслим ындыр табагының көньяк һәм көнчыгыш читләрендә куе булып биек киндер, әрем, гөлбадран кебек үләннәр үсә иде. Җил искән саен шуларның исе, ындырдагы икмәкләр исенә кушылып, шушы мендәрдәге кебек, баш әйләндергеч хуш искә әйләнә.
-
Иң мөһиме – кешеләрнең бәхетле яшәве
Мөслимебез көннән-көн матурлана, төзекләнә бара. Экскурсиягә килгән кунаклар да җирлегебезнең матурлыгына сокланып китә. 1-8 июнь көннәрендә Мөслимдә халыкара лэнд-арт фестивале узасын хәбәр иткән идек инде. Төрле илләрдән килгән көчле командалар берничә көн дәвамында үз идеяләрен тәкъдим итәчәк.