Реклама
15 май 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
Халыкара гаилә көне
-
Ландыш Нигъмәтҗанова Мөслимгә килә
17 нче май көнне мөслимлеләрне татар халык эстрадасы җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова сәламлиячәк.
-
Мөслим районының "Үлемсез полкы". Йөзекәй Изибаев
Изибаев Йөзекәй Сәлимгәрәй улы 1922 елда Мари Бүләр авылында укытучы гаиләсендә туа. Мәктәптән соң Минзәлә педучилищесын һәм Алабуга укытучылар институтын тәмамлый.
-
Әдәби мизгел. Хантимер хәзинәсе
Әнисенең кияүгә киткәнен хәтерләми Кәшифә. Ул үзен белә башлаганнан бирле әнкәсен көтә. Әнкәсе озак-озак кайтмый тора шул. Ә кайтканда тәмле күмәч белән сыйлый, кызын алдына алып сөя. Кәшифә рәхәтләнеп әнкәсе белән сөйләшә. Аның Майтап әбисе күп сөйләшергә яратмый, вакыты юк. Әнкәсе дә бераз утыргач та каядыр ашыгып чыгып китә. Ә Кәшифә елап кала. Аның әнисен бер дә яныннан җибәрәсе килми шул.
-
16 май көненә һава торышы
Көчле яңгыр көтелә, боз явуы ихтимал.
-
Спорт белән дус алар
Бадминтон уенын белмәүче кеше бар микән?! Кулына бер мәртәбә булса да ракетка алып карамаган кеше юктыр, мөгаен. Спортның әлеге төрен кечкенәдән үз иткән Айнур Җәлилов Мөслимгә җиңү арты җиңү китерә. 14 яшьтә генә булуына карамастан, Россиякүләм зур жиңүләр яулаган кояш кебек балкып торучы Айнур укуда да сынатмый.
-
Ул сайтны ябарга кирәк
Район прокуратурасы суд аша зачет кенәгәләре, уку турында белешмә, хезмәт, машина һәм механизмнар төрләренә допуск, белгеч таныклыгы, компетентлык һәм профессионализмны раслаучы таныклык, янгын, электр һәм сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау буенча һәм башка рәсми документлар сату буенча сайтны ябуга омтыла.
-
Суд залыннан. Матур тормышның бәясе күпме?
Җиңел килгән акчаларны туздыруы гына ансат шул! Аны каты режимлы колониядән саклап калу өчен дәүләттән алынган грант акчасын кире кайтарырга дип, ире берничә банктан зур суммада кредит алды. Искәндәровларга әлеге акчаны гомер буе түлисе.
-
ТӘМЛЕТАМАК. Итле бәрәңге тәкәсе
– Татарның милли ризыгы саналган бәрәңге тәкәсен яратмаган кеше юктыр, мөгаен. Безнең гаиләдә бу төр ризыкны балалар бик үз итә. Соңгы арада мин аны итле дә итә башладым әле, – ди Мөслим кызы Гөлнар Фәрхетдинова.
-
Бу көнне Мөслимдә.1980 ел
Җирне яшәтү чыганагы ...Сугаручылар звеносы бу участоктан инде 7 ел рәттән уңыш ала. Көтүлек искергән. Әмма шуңа да карамастан, үткән ел һәр гектардан 500 центнерга якын яшел масса чабылган. Быел көтүлеккә өстәп солы чәчелгән... Көтүлекне яңарту чаралары да күрелә башлаган. Яз көне участок өстәп тулысынча тукландырылган, чәч-кәндә солыга кушып ашлама кертелгән. Р. Шәмсиев.