Мөслим-информ

20 апрель 2019 яңалыклары

  • 20 апрель 2019 - 20:39
    Цифрлы телевидениегә күчәбез
    Цифрлы телевидение күпкә сыйфатлы: сурәте дә, тавышы да чиста. Телевизорны “Триколор” спутник антенналары яки IP-телевидение (“Летай”) аша карау, мәсәлән, – цифрлы телевидение мөмкинлекләре. 3 июньнән бөтен кешегә дә цифрлы телевидение карау мөмкинлеге тудырыла.
  • 20 апрель 2019 - 19:21
    Дуслык – җирлек халкының төп байдыгы
    Бүген Михайловка авыл җирлеге территориясендә руслар, татарлар һәм башка милләт вәкилләре дус-тату булып, аңлашып яши. Һәр милләтнең традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрү өчен тиешле шартлар тудыруда җирлек башлыгы Роберт Исламовның хезмәте зур.
  • 20 апрель 2019 - 18:39
    Актив язылучыларга –  телевизор, көнкүреш  техникасы һәм башка бүләкләр
    Акциядә катнашып, мультиварка, электр иттарткычы, блендер һәм башка бик күп бүләкләр оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз үзгәрми – диагонале 32 дюймлы телевизор. 
  • 20 апрель 2019 - 16:39
    Тән ярасы ярамыни?!
    Башыннан кичкән вакыйгалар турында бик саран сөйли торган иде әткәем. Ул хәлләр хәзерге заман кешесенең аңына барыбер барып җитә алмас иде. Ни эшләмәк кирәк? Чоры шундый. Ул замана балаларыннан берәүгә дә җылы кочакларда иркәләнеп, “йомырка эчендә” үсүләрне Ходай насыйп итмәгән шул. Сәламәтлеге аркасында әткәйне хәрәкәттәге армиягә алмыйлар.
  • 20 апрель 2019 - 15:34
    21 апрель көненә һава торышы
    Төнлә  минималь температура -1, +3º градус
  • 20 апрель 2019 - 14:39
    Тәмлетамак. Ләйләдән – кишер бөккәне
    Баек авылы укытучысы Ләйлә Баянова, бик тәмле итеп, кишер бөккәне пешерә икән. Аның рецептын газета укучыларга да тәкъдим итәбез.
  • 20 апрель 2019 - 13:30
    Бу көнне тарихта
    Русиядә Милли кан донорлары көне
  • 20 апрель 2019 - 12:39
    Капка төбе дә тәрбияли
    – Бүген тормышыбыз матур, социаль-көнкүреш мәсьәләләре дә хәл ителеп килә. Ләкин күңелләребез тар әле, эчке дөньябыз ярлы. Кечкенә генә авылда бер-беребезнең хәлен белешү, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу кебек игелекле гамәлләр кылырга күңелебез җитми. Җирлегебезне төзекләндерү, зиратыбызны чистарту өмәләренә чакырып-чакырып та килмәү беребезне дә бизәми, – диде Гөлназ Мисбаховна. 
  • 20 апрель 2019 - 10:39
    Авыл бизәге алар
    Тату гомер кичереп, өлкәнәйгәч тә бер-берсенең күзенә генә карап торучы, һәр эшне киңәшләшеп башкаручы парлардан илаһи нур бөркелә кебек. Яңа Карамалы авылында яшәүче Әлфинә һәм Тимерхан Асылгәрәевләр – нәкъ шундый соклангыч пар!
Реклама
Реклама