8 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда җепшек кар явуы көтелә
Синоптиклар фаразлавынча, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал.
-
Олы Чакмак авылыннан Миләүшә һәм Руслан Сахауовлар гаиләсендә икенче пар игезәк балалар туган
Гаиләдә игезәк балалар тууны элек-электән могҗиза итеп кабул иткәннәр. Олы Чакмак авылында гомер итүче Миләүшә һәм Руслан Сахауовлар гаиләсендә ике пар игезәк балалар үсеп килә. Игезәк кызлары Әминә белән Мәликәгә 5 яшь булса, игезәк малайлары Әмир белән Кәримгә нибары бер ай гына әле.
-
Симәк авыл җирлеге иң төзекләрдән исәпләнә
Симәк, Краснояр, Елгабаш, Торыш, Кырынтау авылларын берләштергән Симәк җирлеге иң төзекләрдән исәпләнә. Җирлек башлыгы Рифаз Садртдинов - энергияле җитәкче. Икенче елын гына эшләсә дә, башкарылган эшләре шактый.
-
Марат Моратов Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары булды
Билгеләнү турында указ 2017 елның 8 ноябрендә имзаланган.
-
02 көндәлеге: узган атнада 3 юл-транспорт һәлакәте булган
31 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге буенча дежур частенә 31 хәбәр керде.
-
ТР Мәгариф һәм министры: Төп бурыч – татар теле һәм әдәбиятын укытучыларны кыскартуны булдырмау
-
Мөслим районы прокуратурасы "Туган як" агрофирмасныда хезмәт турындагы законнарның үтәлешен тикшерде
Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Родные края - Туган як" агрофирмасы" җәмгыятендә хезмәт турындагы законнарның үтәлүен тикшерде. Тикшерүдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2017 елның июнь ае өчен 227 эшчегә хезмәт хакы түләнмәгән.
-
Россия җыелманың капкачылар тренеры: Эмиль Гарипов үз юлын сайлады, аны күзәтәбез
Россия хоккей җыелма командасының капкачылар тренеры Рәшит Давыдов «Ак Барс» капкачысына игътибар кимемәвен җиткерде.
-
"Мизгел" яшьләр үзәгендә якташыбыз Ләйлә Кәрамованың иҗат кичәсе үтте
Кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә якташыбыз - Яңа Карамалы авылы кызы Ләйлә Кәрамованың иҗат кичәсе үтте. Шигырьләр, җырлар иҗат итүче Ләйлә ханым Актүбә инвалидлар җәмгыятен җитәкли.
-
Яр Чаллыда мөслимлеләр очрашуы узды
1969 елда Чулман буендагы шәһәр һәм КамАЗ төзелешенә Актаныш, Сарман, Мөслим һәм республикабызның башка районнарыннан килделәр. Алар биредә үзләренә һөнәр алдылар, тиң ярларын табып, гаилә кордылар. Бүген инде әлеге гаиләләрдә туган балалар төрле өлкәләрдә Чаллыга хезмәт итә. Татарстанның төрлө төбәкләреннән килгән кешеләр күптәннән үзләрен Чаллыныкы дип хис итсәләр дә, кендек...
-
Рөстәм Миңнеханов соцмедиада иң популяр губернаторларның "Топ-20" исемлегенә кергән
Татарстан Президенты октябрь аенда соцмедиада губернаторлар рейтингында алтынчы урынны яулады.
-
Бәйрәм көннәрендә Мөслим хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеген 68 тапкыр чакыртканнар
Бәйрәм ялларында район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 68 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның күбесе - өлкәннәрдәге йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм балалардагы кискен респиратор очраклары.
-
"Чиста яр" республика бәйгесендә Мөслим районы өченче урын алды
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы "Чиста яр" республика бәйгесенә нәтиҗә ясады. Әлеге бәйге Мөслимлеләргә берничә җиңү алып килде.
-
Синең улларың, Мөслим! "Ык" агрофирмасыннан Зөлфәт Шәрипов
"Ык" агрофирмасының "Игенче" хуҗалыгы механизаторы Зөлфәт Шәрипов авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт куя.