Мөслим муниципаль район делегациясе Сарман районы белән берлектә Сергиев Посадка - райондашларыбыз хезмәт иткән хәрби частька китте. Делегация составында район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, "Халыклар дуслыгы" йортының Мөслимдәге бүлеге җитәкчесе Рушат Солтанов белән бергә кайбер егетләрнең әти-әниләре дә бара. Райондашларыбыз, Мөслим егетләре белән күрешеп, хәлләрен...