Реклама
22 октябрь 2017 яңалыклары
-
Мөслимнең авыл китапханәләре тәрбияви чаралар үткәрә
Авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә тәрбияви чараларга өстенлек бирәләр. Үрәзмәт авылы китапханәчесе мәктәп һәм "Сәйлән" балалар бакчасы белән берлектә "Көзге бал" үткәргән. Баек авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә әдәби кичә уздырганнар. Кичә драматург Юныс Сафиуллинга 70 яшь тулу уңаеннан оештырылган. Баланлы авылы китапханәчесе "Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында өлкәннәрне...
-
Укытучылар да имтихан тота
31 октябрь көнне база мәктәбе укытучылары тестлаштыру узачак. Әлеге чарада 96 укытучы катнашачак. Тестлаштыру гимназия базасында узыр дип көтелә. Оффлайн режимында узачак диагностик тикшерүгә биремнәрне ТР мәгариф министрлыгы җибәрә.
-
Салым түләр чак җитте. Сорау-җавап
Газета укучыларыбызны кызыксындырган салым түләүгә һәм аны исәпләүгә кагылышлы сорауларга Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Гөлсем Миңнуллина җавап бирә. - Балигъ булмаган балаларга салым ничек исәпләнә һәм аны кем түләргә тиеш? - Россия Федерациясе Салым кодексының 400 маддәсе нигезендә кодексның 401...
-
Мөслимнең "Күбәләк" балалар бакчасында оста куллы нәниләр үсә
Мөслимнең "Күбәләк" балалар бакчасында "Көз нигъмәтләре" исемле күргәзмә эшли башлады. Табигый чималдан әти-әниләр ярдәме белән ясалган экспонатлар янында фотога да төшәргә була. Шулай ук бакчада "Көзге могҗиза" исемле рәсем конкурсы да игълан ителде. Сабыйлар кулы белән ясалган рәсемнәр бакча диварларын бизи.
-
Мөслим урта мәктәбе укучылары комсомол тарихын өйрәнә
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 8 сыйныфы белән "Ил тарихында комсомол" исемле тематик кичә үткәрделәр. Чара ВЛКСМның 100 еллыгына багышлап оештырылды. Китапханәчеләр шушы теманы яктырткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырдылар, презентация тәкъдим иттеләр. Кичәдә яшьлек елларында яшьләр союзы әгъзасы булган И. Кашапова да катнашты. Ул үзенең комсомолда булган хатирәләре...
-
Мөслим лицеенда электр энергиясен куллану буенча бердәм дәрес үтте
Мөслим лицеенда югары сыйныф укучылары өчен электр энергиясен сакчыл файдалану буенча бердәм дәрес узды. Чарада "ТАТЭНЕРГОСБЫТ" җәмгыятенең Мөслимдә клиентлар белән эшләү офисы җитәкчесе Салават Сруров һәм инженер Аяз Нурмөхәммәтов катнашты. Алар энергиясенең әһәмияте, аны сакчыл файдалану турында сөйләде һәм саклык чаралары турында да искәртте.
-
Яңа Усыда терлек саны кимеми
Яңа Усы авыл җирлегендә 362 җирлектә яши. Шуларның 167се - эш яшендәгеләр, аларның 63е Яңа Усыда хезмәт куя. Район үзәгендә - 32, ә чит төбәкләрдә 54 кеше эшли. Бүген җирлектә 217 эре-мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 95е - савым сыерлар. Терлек санының тотрыклы булуына республика тарафыннан бирелүче ярдәм дә уңай йогынты...
-
"Авыл утлары"на язылдыгызмы? СОРАШТЫРУ
Ел тәмамланырга әле вакыт күп кебек. Әмма замана алга карап эш итәргә күптән өйрәтте инде. Күпләр алдагы ел өчен дә, "черновик"ка гына булса да, планнарын, булачак мәшәктьләрен әллә кайчан язып куйганнардыр. Ә быел, соңармыйча, нәкъ менә шушы көннәрдә башкарырга кирәк эшләр турында онытмадыгызмы? Шундый эшләрнең берсе - 2018 ел өчен...
-
Әбиләр бала карыймы, яки бурычыбызны ничек түләрбез?
Лилия Шәймиеваның "Әбиләр нигә бала карамый?" исемле язмасын укыгансыздыр. Язмага карата фикерен белдерүчеләр дә булды. Тик, ни кызганыч, яшьләр Лилиянең фикерен куәтләгәндәй итте, Флера апа Дәүләтшинаның язмасы аклану кебек яңгырады. Әбиләр нигә бала карарга тиеш соң әле ул?!Әти-әниләр безне карап үстергән бит инде. Еласак - юаткан, ашаткан-эчерткән, тәрбия биргән, укыткан!...