21 октябрь 2017 яңалыклары
-
Мөслим районында коррупция күренешләре булса...
Мөслим муниципаль районында коррупция күренешләре хакында хәбәр итү өчен "Ышаныч телефоннары" Мөслим муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының "Ышаныч телефоннары": 8(85556) 2-59-39 Мөслим районы Прокуратурасы: 8(85556) 2-47-79 Эчке эшләр Министрлыгының Мөслим районы бүлеге: 8(85556) 2-42-02 Мөслим муниципаль районында коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссия секретаре Гайнетдинова Фәридә Рифкат кызы: 8(85556) 2-44-91...
-
Синең улларың, Мөслим! "Калмыя" хуҗалыгыннан Радик Лотфирахманов белән танышыгыз
Радик Лотфрахманов (рәсемдә) 1981 елдан бирле "Калмыя" хуҗалыгында шофер булып эшли. Заманында "КамАЗ" машинасы белән Советлар Союзының кайсы гына почмагына барып чыкмаган? Төзелеш материаллары, авыл хуҗалыгы техникасы, ашлама, чәчүлек орлык ташый ул. Бүген Радик үзенең "ГАЗ-53" машинасы белән агрофирма хуҗалыкларына чәчүлек материал ташый, урып-җыю чорында ындыр табагыннан кайтып керми. "Шактый...
-
Мөслимнең "Ләйсән" балалар бакчасында бәйрәм үтте
"Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Хуш киләсең, Сөмбелә!" исемле бәйрәм узды. Җыр-бию, уеннар, сюрприз мизгелләргә бай булган чараны Болыт, Яңгыр, Җәй, Көз образлары тагын да ныграк бизәде. Сабыйлар өчен әлеге бәйрәмне бакча тәрбиячеләре Силүзә Фахразиева белән Алия Зиннурова үткәрде.
-
МАРАТ КӘБИРОВ: "БЕР 10-15 ЕЛДАН БЕЗНЕҢ ТЕЛДӘ КИТАП УКЫРЛЫК АДӘМ КАЛМАЯЧАК, Ә БЕР 150 ЕЛ УЗУГА ҖИРДӘ ЯШӘҮЧЕ МИЛЛӘТЛӘР ИСЕМЛЕГЕННӘН БӨТЕНЛӘЙ ЮГАЛАЧАКБЫЗ"
Татар әдәбиятында антиутопия жанрындагы әсәрләр бик аз. Аларның иң мәшһүре - Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз" әсәре. Анда татарларның XXII гасырда юкка чыгулары сурәтләнә. Марат Кәбировның "Китап" романы антиутопия жанрындагы татар романы. "Интертат" укучыларын шушы китап белән таныштыра. Язучы үзенең бу әсәрен "роман-кисәтү" дип атый. "Китап"ның төп геройлары -...
-
47 мөслимле эшсез буларак исәптә тора
Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 47 райондашыбыз исәптә тора. Күбесе - банк системасы хезмәткәрләре, мәгариф өлкәсендә эшләп кыскартуга эләгүчеләр, башка бюджет оешмалары һәм авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре. Араларында бер елдан артык эшсез ятучылар да бар. Эшсезләр армиясендә исәптә торучылар айга 850 сумнан алып, 4900 сумга кадәр пособие ала.
-
“Белем җәүһәрләре-2017” бәйгесенең җиңүчеләре арасында мөслимлеләр дә бар (ИСЕМЛЕК)
Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр төрле номинацияләрдә 1нче, 2нче, 3нче урын алды, иң уңышлы проектларга Гран-при тапшырылды. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Казанның Г.Камал театры бинасында сигезенче тапкыр үткәрелгән "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр төрле номинацияләрдә 1нче, 2нче, 3нче урын...
-
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышы үтте
Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышта балигъ булмаган балалары алдында даими төстә спиртлы эчемлек кулланган өч хатын-кызның тәртибе тикшерелде. Бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен алар район эчке эшләр бүлегенә исәпкә куелды һәм административ штрафка тартылды. Утырышта шулай ук...
-
"Минем еллар – минем байлыгым". Мөслимлеләр – икенче урында
Аксубайда "Минем еллар - минем байлыгым" исемле республикакүләм бәйге-фестиваль үтте. Анда районыбызның картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр катнашты. Аларга "Рябинушка" рус халык фольклор ансамбле теләктәшлек һәм зур ярдәм күрсәтте. Мөслимлеләр әлеге фестивальдә 23 конкурсант арасыннан икенче урынга лаек булдылар. Аларга истәлекле бүләкләр һәм фестивальнең икенче дәрәҗә дипломы тапшырылды. Безгә булышлык,...
-
Башкортстан хөкүмәте халыкка тилчәдән тигән зыянны тулысынча каплаячак
Халыкның тилчә сәбәпле күргән чыгымнарын компенсацияләү өчен республика 29,8 миллион сум акча бүлеп бирә. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстан хөкүмәте халыкка тилчәдән тигән зыянны тулысынча компенсацияли. Киләчәктә бу акчага маллары исәпкә алынган хуҗалар гына өметләнә алачак. Бу хакта Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов белдерде, дип яза "Башинформ". Аның сүзләре...
-
Яңа Усы яңарыш юлында
Яңа Усы авыл җирлеге Яңа Усы һәм Бикмәч авылларын берләштерә. Биредә татарлар, крәшен татарлары, руслар, марилар һәм башка милләт вәкилләре дус-тату булып яшиләр. Җирлек башлыгы Вәсилә Игошева белән әңгәмәбез җирлекнең яшәеше, бүгенге эшләр хакында. - Вәсилә Рафыйковна, төрле милләт вәкилләре яшәгән үзенчәлекле авыл җирлегенең бүгенге көнкүреше белән таныштырсагыз иде. -...
-
Мөслимдә "Тарихи хәтер" проекты старт алды
"Тарихи хәтер" дип исемләнгән "Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовикларның хатларын җыю бара. Андый хатлар бик күп гаиләләрдә саклана. Бу хатларның сканер аша чыгарылган күчермәләрен мәңгеләштерергә омтылу беренче тапкыр эшләнә. Ул дәвер кешеләренең үзара хат язышуы инде күптән шәхси әйбер булудан туктады. Бу инде тарих. Безнең...
-
Синоптиклар яңгыр, юеш кар һәм кырау фаразлый
Көндезге температура +4 градустан артмаячак. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан һәм аның башкаласында ял көннәрендә аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр һәм кар көтелә. Төнге сәгатьләрдә температура 0 градустан түбән булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 21 октябрьгә каршы төндә Татарстан башкаласында һава температурасы 1-3...
-
Мөслим делегациясе Сергиев Посадка барачак
Россия Федерациясе армиясенә көзге чакырылыш башланды.Мөслим районыннан 35 егетне армияга озату планлаштырыла. Шулар арасыннан 10 райондашыбыз Мөслим районы шефлыгындагы Сергиев Посад хәрби частена җибәреләчәк. Бүген бу хәрби частьта 19 мөслимле хезмәт итә. Шушы көннәрдә район делегациясе, әти-әниләр алар хезмәт иткән частька барачак. Кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә сәфәргә әзерләнү уңаеннан сөйләшү...