8 октябрь 2017 яңалыклары
-
Николай Валуев Казанга килгән
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов «Инстаграм»да Николай Валуев белән төшкән фотосын урнаштырган. Спортчы Казанга бүген килгән.
-
Вакансияләр ярминкәсе
Государственное казенное учреждение «Центр занятости населения Муслюмовского района» проводит «Ярмарку вакансий». На мероприятие приглашены организации и предприятия муниципального района и других близлежащих районов, имеющие потребности в рабочей силе. Приглашаем Всех граждан, испытывающие трудности в поисках работы. Время проведения мероприятия: 11 октября 2017 г. Начало мероприятия: 10.00 ч. Место проведения мероприятия:...
-
Путин: быел Россия тарихында рекордлы күләмдә иген уңышы көтелә
(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә юллаган котлавында быел иген уңышы якынча 130 миллион тонна булуы көтелә, дип билгеләп үтте. "Известия" язганча, бу хакта Кремльнең сайты хәбәр итә.
-
ЮХИДИда юллардагы хәвеф-хәтәрләр турында сөйләделәр
Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Көз - автомобильчеләр өчен катлаулы вакыт. Яңгырлар һәм беренче бозлавыклар, начар күз күреме - барысы да юл куркынычсызлыгы мәсьәләсен кискен куя. Дәүләт автоинспекциясенең рәсми статистикасы күрсәткәнчә, көз айларында җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләре арта. Бу хакта "Российская газета" яза.
-
Кадастр бәяләве үткәреләчәк
ТР территориясендә, дача, бакча һәм бакчачылык берләшмәләре карамагында булган җирләрдән тыш булган авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
-
Татарстанда көчле томан көтелә
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 9 октябрьдә республикада һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшү көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Дәртле йөрәк
Михайловка авыл җирлегенең ветераннар советын җитәкләүче Гөлҗиһан Латыйпованы авылдашлары яратып, "җилдәй җитез Гөлҗиһан" дип йөртә. 70 яшендә дә ул актив тормыш рәвешен алып бара.
-
Тилчә авыруы аркасында Татарстан һәм Башкортстан чигендә постлар урнаштырылган
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның ветеринария хезмәте ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Башкортстан чигендә, Туймазы районында тилчә авыруы килеп чыгу сәбәпле, тәүлек буе эшли торган постлар урнаштырган. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә. Татарстанга куркыныч вирусны үткәрмәс өчен, бер техника да санитар эшкәртү узмыйча кертелми. Башкортостанның Туймазы...
-
Бу өйрәнүләр генә...
9-11 октябрь көннәрендә Мөслим районы территориясендә гражданнар оборонасы буенча команда штаб өйрәнүләре үтәчәк. Өйрәнүләр вакытында урамда, мәчетләрдә һәм мәгълүмат чаралары аша "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Куркып калмавыгызны, тыныч булуыгызны сорыйбыз.