3 октябрь 2017 яңалыклары
-
3 октябрь 2017 - 07:173-4 октябрь көннәренә һава торышыКөзнең иң ямьле чагы. Агачлар алтын сары төсләргә керде, иртән - кышкы сафлык, көндезен - көзге моңсулык. Бу көннәрдә Мөслимдә һава температурасы кинәт түбәнәйде. Кичә, 2 октябрь көнне кичен хәтта кар бөртекләре төшкәләде.
-
3 октябрь 2017 - 06:45Сәнгать мәктәбе укучылары Мөслим буйлап экскурсиягә чыктыБалалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучылары уку белән бер рәттән, бүлектә укучы балаларга һәр вакыт күңел ачу чаралары да оештыралар. Мөслимебез матурланды, сәяхәт кылыр урыннар артты. Шуны истә тотып, 15 сентябрь көнне район үзәгендәге яңа гына сафка баскан Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырдылар, дип яза безгә Мөслим сәнгать мәктәбеннән Эльза Хисамиева.
-
3 октябрь 2017 - 05:47Икмәк сакланган җирдә...Мөслим элеваторында 92 кеше хезмәт куя. Тәүлек саен элеваторга 500 тоннадан алып 1000 тоннага кадәр арыш, бодай, солы, арпа, борчак кайтарыла. Мөслим элеваторы 32 мең тонна ашлык кабул итәргә сәләтле. Бу көнгә 28 мең 640 тонна бөртек кергән. Басудан ашлык 15-21 процентка кадәр дымлылык белән кайта.
-
3 октябрь 2017 - 04:27"Әби, бабайлы - бәхетле!" бәйгесенә фотолар кабул итү төгәлләндеХәбәр иткәнебезчә, Матбугат үзәгендә өлкәннәр ункөнлегенә багышланган "Әби, бабайлы - бәхетле!" дип исемләнгән фотоконкурс дәвам итә. Бүген, 3 октябрь көнне барлык катнашучыларның фотолары сайтыбызда урын алачак. Иртәгә, 4 октябрьдән сайтыбызда тавыш бирү старт алачак. Катнашучыларыбызның сабыр һәм тавыш бирүдә гадел булуларын сорыйбыз. Иң күп тавыш җыйган фото авторына спонсорыбыз -...