26 сентябрь 2017 яңалыклары
-
26 сентябрь 2017 - 18:31ТӘМЛЕТАМАК: Мичтә пешкән горбуша балыгы"Әлмәт таңнары" газетасыннан мичтә пешкән горбуша балыгы рецептын тәкъдим итәбез.
-
26 сентябрь 2017 - 17:47Бездә яңа бәйге: "Әби, бабайлы - бәхетле!"Өлкәннәр декадасы башлану белән һәркем әби-бабасына аеруча зур игътибар, хөрмәт күрсәтә. Мөслим матбугат үзәге сезнең әби-бабаларыгыз белән танышырга, аларны дөньяга танытырга булды. "Әби, бабайлы - бәхетле!" дип исемләнгән яңа фотоконкурска без сезнең иң яраткан кешеләрегез - әби-бабаларыгыз белән төшкән фотоларны кабул итәбез.
-
26 сентябрь 2017 - 15:57Бәхетле булыр өчен һәр көнеңне шушы сүзләрдән башла (10 җөмлә)1) Мин бүген көнемне яхшы, сөенечле эшләрдә уздырачакмын. 2) Бүген мин кешеләргә карата йомшак һәм матур мөгамәләдә булачакмын. Кешеләрнең хаталарына һәм кимчелекләренә игътибар итмәячәкмен, аларны гаепләмәячәкмен.
-
26 сентябрь 2017 - 14:30Алдагы 4 көндә Мөслимдә һава торышы үзгәрешсез сакланачак27 сентябрь +3, +8, аязучан-болытлы, кыска вакытлы яңгыр, җил - төньяк-көнчыгыштан. 28 сентябрь +3, +7, аязучан-болытлы, кыска вакытлы яңгыр, җил - төньяктан. 29 сентябрь +3, +6, яңгыр, җил - көнбатыштан. 30 сентябрь +5, +7, яңгыр, җил - көнбатыштан.
-
26 сентябрь 2017 - 13:26Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев киләсе кышка ФАРАЗ ясадыГазета укучыларыбызга халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исеме яхшы таныш. Суык көннәр артык озакка сузылса, яңгырлар бертуктамый ява башласа, берәр өметлерәк сүз ишетмәбезме дип, аңа шалтыратабыз. Әйткәннәре рас килеп бара.
-
26 сентябрь 2017 - 12:13Мәскәү үзәгендә җиңел машина ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдереп үтергәнҺәлакәт Яңа Арбат һәм Новинск бульвары киселешендә булган, дип яза "Татар-информ".
-
26 сентябрь 2017 - 11:21Ашыгыч ярдәм бүлеге: "Балаларда кискен респиратур авыруның яңа формасы күзәтелә"Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 42 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Йөрәгенә кинәт инфаркт булган бер хатын-кыз һәм биектән егылып, баш миенә зыян килгән ир-ат Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә җибәрелгән. Көнкүрештәге тән җәрәһәте белән килгән 7 райондашыбызга кичектергесез ярдәм күрсәтелгән. Шуларның берсе - эттән тешләнеп килгән райондашыбыз.
-
26 сентябрь 2017 - 10:15Мәлләтамаклылар Яр Чаллыда үзләре җитештергән продукция белән сәүдә иттеМәлләтамак авыл җирлеге "Туган як" агрофирмасы белән берлектә шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә узган көзге ярминкәдә катнашты.
-
26 сентябрь 2017 - 09:16Татарстанда 1,5 мең мәктәп һәм балалар бакчаларына җылылык бирелгәнПуск отопления в республике осуществлен в 4,1 тысячи жилых домах. (Казань, 26 сентября, «Татар-информ», Айгуль Мутыгуллина).
-
26 сентябрь 2017 - 08:22Мөслимдә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бушлай кино күрсәтелде"Колос" кинотеатрында Түбән Табын мәктәп интернатында укучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бушлай мультипликацион фильм күрсәтелде. Шәхси эшмәкәр Айдар Әюпов балаларны күчтәнәч - попкорн белән сыйлады. Балалар бик канәгать калдылар.
-
26 сентябрь 2017 - 07:18Исерек килеш машина белән идарә иткәндә эләккән хатын-кызларның берсе – укытучы!Узган атнада Мөслимдә алкоголь исереклеге хәлендә машина белән идарә иткән 3 ир-ат тоткарланды. Ел башыннан әлеге сан 78кә җитте. Шуларның 3 се - хатын-кыз.
-
26 сентябрь 2017 - 06:01Владимир Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канун проектын әзерләргә боердыӘлеге эш 10 октябрьгә кадәр башкарылырга тиеш. Бу хакта "Татар-информ" яза.
-
26 сентябрь 2017 - 05:59Татарстанда 15 кешесе булган автобус көлгә әйләнгән (ФОТО)Татарстанның М7 трассасында эшчеләрне ташый торган автобус янган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
-
26 сентябрь 2017 - 04:53Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтеләТөньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә, дип яза "Татар-информ".