19 сентябрь 2017 яңалыклары
-
19 сентябрь 2017 - 18:36Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: радио-телевидениедә эшләүчеләр хата ясаса – кис хезмәт хакын!Моннан бер ел элек "Татар-информ"га интервью биргәндә Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев рус теллеләр арасында татар теле укытуга ризасызлык арта баруының безнең файдага булмавы турында ачынып әйткән һәм моның кайчан да булса "тишелеп чыгу" куркынычы турында да кисәткән иде. "Интертат" электрон газетасында Илтөзәр Мөхәммәтгалиев проблеманы ничек хәл итеп булырга мөмкинлеге...
-
19 сентябрь 2017 - 17:25Әстерхан кешесе яшь ярымлык кыз баланы үтергән һәм аның әнисен дә үтерергә уйлаганӘлеге кешене токарлау өчен, полиция хезмәткәрләре корал кулланырга мәҗбүр булган. (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Әстерхан кешесе яшь ярымлык кыз баланы үтерүдә шикләнелә, дип хәбәр итә "Российская газета". Элек хөкем ителгән 42 яшьлек ир-ат үзенә туган булган яшь ярымлык кыз балага һәм аның әнисенә пычак белән берничә тапкыр җәрәхәт ясаган. Әни...
-
19 сентябрь 2017 - 16:39Татарстан кроссы-2017: иң яшь катнашучыга – 2, иң өлкәненә 78 яшь16 сентябрь көнне мөслимлеләр "Татарстан кроссы - 2017" массакүләм спорт чарасына кушылдылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чара "Кояшлы Ык" ял зонасында узды. Мәктәпләр, балалар бакчалары, күптармаклы уку-укыту үзәге һәм барлык оешма-предприятие коллективлары, авыл җирлекләре башлыклары бу көнне иртәдән үк Ык буена ашыкты. Елга буеның алтынсу төскә төренгән табигате...
-
19 сентябрь 2017 - 15:39Татарстанда бер атна эчендә йогышлы эчәк авырулы 398 очрак теркәлгәнАлдагы атна белән чагыштырганда авыручылар саны 2,9 процентка кимегән. (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 11нән 17 сентябрьгә кадәр йогышлы эчәк авыруы белән 398 очрак теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Авыру күрсәткече - 100 мең кешегә...
-
19 сентябрь 2017 - 14:18Экстремистик әдәбият алып кайтучы ир-ат Казан аэропортында тоткарланганӘлеге 75 яшьлек казанлы Согуд Гарәбстаныннан - хаҗдан Баку-Казан рейсы белән кайтып төшкән. (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Казан аэропортында таможня тикшерүе вакытында Татарстанга Бакудан кайткан пассажирлар арасында булган 75 яшьлек казанлыда экстремистик әдәбият табылган, дип җиткерә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте. Ир-ат йөгендә дүрт китап табылган. Басмалар "Ислам фәннәре" сериясеннән булган....
-
19 сентябрь 2017 - 13:31Роберт Миңнуллин. Мөслимгә китеп барабыз...14-15 сентябрь көннәрендә Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтте. Районыбызга килгән бертөркем язучылар арасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бар иде. Шагыйрь Мөслимнән алган тәэсирләрен шигъри юлларга салган. Мөслимгә китеп барабыз… Мөслимгә китеп барабыз, Мең тапкыр булган якка, Берсеннән-берсе талантлы Шагыйрьләр туган якка!.. Мөслимнәр алар алдыра Күңел белән,...
-
19 сентябрь 2017 - 12:28Суд Татфондбанкның 17 млн сумлык операцияләрен законсыз дип таныганТатарстан Арбитраж суды 2016 елның 8, 9, 12 һәм 13 декабрендә физик затларга бирелгән акчаларны законсыз дип тапкан. (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Арбитраж суды Татфондбанк хисабыннан физик затларга акча бирү буенча башкарылган операцияләрне дөрес түгел, дип таныган. Бу хакта Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АВС) хәбәр итә. Сүз 2016 елның 8,...
-
19 сентябрь 2017 - 11:32Эшсезләр саны кимү буенча Татарстан лидерлар арасында(Казань, 19 сентября, «Татар-информ»). Минтруд РФ сообщил, что в Татарстане произошло наибольшее снижение численности безработных граждан за неделю. Об этом пишет РИА Новости.
-
19 сентябрь 2017 - 10:31Өмәгә чакырабыз!Зиратларның чиста, тәртиптә булуы авыл халкының ни дәрәҗәдә әхлаклы булуын күрсәтә. Табигатебез биргән шушы аяз, коры көннәрдә туганнарыбызның каберлекләрен, зиратларны чистарту изге бер гамәл булыр. Шушы максаттан 23 сентябрь көнне - авыл зиратларында, 30 сентябрьдә Мөслим авылының яңа зиратында өмәләр уздырыла. Барлык райондашларыбызны, авылдашларны өмәләрдә катнашырга чакырабыз.
-
19 сентябрь 2017 - 09:41Чүп яндырган гражданнарга штрафлар салыначак"Бу көннәрдә кешеләр йорт тирәләрендәге чүп-чарны һәм бакчаларындагы бәрәңге сабакларын яндыра.
-
19 сентябрь 2017 - 08:40Руль артында - исерек хатын-кызларУзган атнада Мөслимдә алкоголь исереклеге хәлендә машина белән идарә иткән 3 ир-ат тоткарланды.
-
19 сентябрь 2017 - 07:29Россиядә Олы этнографик диктантны 3 ноябрьдә язачаклар(Казань, 19 сентября, «Татар-информ»). Накануне Дня народного единства, 3 ноября, в каждом регионе страны пройдет культурно-просветительская акция «Большой этнографический диктант». Об этом сообщается на сайте Федерального агентства по делам национальностей. В этом году мероприятие получило статус международного - к его проведению подключилось Россотрудничество. Поэтому проверить уровень этнографической грамотности смогут не...
-
19 сентябрь 2017 - 06:41Соңгы атнада ОРВИ белән авыручылар саны артканУзган атна белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 24,9 процентка югары.
-
19 сентябрь 2017 - 05:32Су булмыйБүген, ягъни 19 нчы сентябрь көнне, су линиясендә авария булу сәбәпле, сәгать 9дан 16 сәгатькә кадәр, Мөслимнең иске микрорайонында, заправка артында, аэропорт микрорайонында һәм Колхозная урамында су булмаячак, дип хәбәр иттеләр Мөслим инженерлык челтәрләреннән.
-
19 сентябрь 2017 - 04:24Бүген Татарстанда яшенле яңгыр булуы ихтимал(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылуы турында кисәтә.