17 сентябрь 2017 яңалыклары
-
17 сентябрь 2017 - 18:07Күренекле драматург Ризван Хәмид соңгы юлга иртәгә Татарстан урамындагы йортыннан озатыла(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Күренекле татар драматургы, М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмид белән хушлашу иртәгә, 18 сентябрьдә, 11сәгать 30 минутта башлана, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге. Ризван Хәмид белән хушлашу драматург үзе яшәгән йорт янында була. Адресы - Казан шәһәре, Татарстан урамы, 18нче йорт....
-
17 сентябрь 2017 - 16:41Татарстан синоптиклары атна башына фаразларын җиткерде(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе атна башына фаразларын җиткерде.
-
17 сентябрь 2017 - 15:06Заманча уку йортыУзган ел ахырында район башлыгы инициативасы белән Сарман аграр көллияте филиалын заман таләпләренә туры китерерлек итеп үзгәртү концепциясе эшләнде. Укучылар саны аз булу сәбәпле, җирлегебездә ресурс үзәге төзеп булмый. (Андый үзәкне төзү өчен укучылар саны бер меңнән дә ким булмаска тиеш!) Ләкин һөнәри белем бирү үзәкләрен бөтенләй бетерү дөрес әйбер...
-
17 сентябрь 2017 - 13:43Татарстан буенча Росреестр идарәсе бердәм кайнар линия көнен үткәрәКазан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан буенча Теркәү, кадастр һәм картография дәүләт федераль хезмәте идарәсе (Росреестр) 19 сентябрьдә бердәм кайнар линия көнен үткәрә.
-
17 сентябрь 2017 - 12:06Әйләнечтән юл якын"Мост" җәгыяте бу җәйдә район үзәгенең көньяк-көнбатыш өлешендә Мөслим-Әлмәт һәм Яр Чаллы-Әлмәт трассаларын тоташтыручы әйләнеч юл салды. Республика программасы нигезендә төзелгән әлеге юлның озынлыгы - 2,5 км. Аның киңлеге - 10 метр, юлга 70 см калынлыкта грунт катламы һәм 22 см гравий түшәлде. Мостлылар бу көннәрдә Олы Чакмак, Тойгелде һәм...
-
17 сентябрь 2017 - 10:47Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президентына "Дуслык" ордены тапшырды(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эшлекле сәфәре кысаларында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Үз чыгышында Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Ашхабадка эшлекле сәфәре өчен рәхмәтен белдерде. Ул Рөстәм Миңнехановны спорт мәсьәләсендә оста белгеч буларак бөтен илдә белүләрен җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте...
-
17 сентябрь 2017 - 10:28Бер эш тә чиратка куелмыйСоңгы атналарда күзәтелгән яңгырлар урак темпын берникадәр киметте. Басулар кипшерүгә агрегатлар кабат эшкә кереште. "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында да шулай - язгы бодай суктыру, көзге чәчү, салам җыю, силос салу бара. Агрофирмада бөртеклеләрнең гектар биреме уртача 28,5 центнер тәшкил итә. Солының "Стиплер" сорты һәм арпа 32 шәр центнер уңыш...
-
17 сентябрь 2017 - 09:09"Тәгълим-тәрбия процессының сыйфатын бәяләү системасын модельләштерү"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Тәгълим-тәрбия процессының сыйфатын бәяләү системасын модельләштерү" темасына республика семинары үтте.
-
17 сентябрь 2017 - 07:35"Зенит" волейболчылары "Урал" командасыннан өстен чыкты(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейбол командасы Россия чемпионатының 2 нче турында "Урал" командасын отты. Шимбә Уфада узган матч "Зенит" файдасына 3-0 (25:15, 25:22, 25:11) исәбенә төгәлләнде. Бу - "Зенит"ның ил чемпионатында рәттән икенче җиңүе булды. 10 сентябрьдә старт алган чемпионатның 1 нче турында Казан волейболчылары үз мәйданында Ярославльнең...
-
17 сентябрь 2017 - 06:08"Әдәби хәзинә" тапшыруы кунакка килдеӘмәкәй төп белем бирү мәктәбенә "Яңа гасыр" каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруы кунакка килде.
-
17 сентябрь 2017 - 04:37Хезәттәшлек дәвам итәМөслимгә "ФОРТ" биофармацевтика компаниясе җитәкчесе Павел Вандышев килде. Компания шәхси эшмәкәр Дамир Шәңгәрәевның "Чайка" хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итә. Хуҗалык "ФОРТ"ны гриппка каршы вакцина ясау өчен эмбрионнар белән тәэмин итә. Район башлыгы Рамил Муллин П.Вандышевка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтовның Рәхмәт хатын тапшырды. П.Вандышев исә компаньоны Д.Шәңгәрәевка рәхмәтен җиткерде.