Мөслим-информ

10 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 10 сентябрь 2017 - 18:45
    Татарстанда “Игътибар: юл кичүе!” айлыгы уза
    Айлык барышында машина йөртүчеләргә тимер юл кичүләрен узуда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр.
    454
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 17:35
    Рөстәм Миңнеханов Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты
    Татарстан Президенты җирле татар активына туган телне, гореф-гадәтләрне саклап яши алулары өчен рәхмәтен җиткерде.
    511
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 16:39
    Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Барнаулга килде
    (Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Барнаулга килде. Г.С.Титов исемендәге Барнаул халыкара аэропортында Татарстан Президентын Алтай крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Николай Чиняков каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген Татарстан Президентының Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашуы планлаштырылган. Очрашу барышында...
    472
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 15:41
    Синең улларың, Мөслим! "Строймелиосервис" җәмгыятеннән Рөстәм Ханов
    Рөстәм Ханов мелиорация системасында 1991 елдан бирле эшли. Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач килә ул эшкә һәм шуннан бирле 25 елдан артык шофер булып хезмәт куяҺөнәрен ихластан яратучы һәм җаваплылык тоеп эшләүче егеткә өлгерлектә дә тиңнәр юк. Язгы-көзге чәчү вакытында ор- лык һәм ашлама белән тәэмин итә, урып-җыю барышында басудан...
    458
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 14:30
    Мөмкинлекләре чикләнгән мөслимлеләргә эш урыннары бар
    Районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 2 меңнән артык граждан яши. Шуларның 659 ы - эш яшендә, шул исәптән 495 инвалид беркайда да эшләми. Район хакимияте ярдәме белән мәшгульлек үзәге инвалидларга вакантлы эш урыннары тәкъдим итә. Бу юнәлештә район Башкарма комитеты карары белән махсус комиссия төзелде. Эш бирүчеләр белән үткән киңәшмә беркетмәсе...
    505
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 13:34
    АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ: һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары
    Укытучы, мөгаллим... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Укучыга акыл, тәрбия иңдерүче дә, белем баскычлары буйлап, югарыга менгәндә маяк булып юл күрсәтеп торучы да, бәла-каза төшкәндә ярдәм кулу сузучы да укытучы. Юкка гына укытучы кешене балалар "икенче әти-әниебез" дип әйтмиләрдер. Шәхеснең әхлакый сыйфатларын уятып, рухи кыйммәтләрне үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Укытучы...
    576
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 12:32
    Мөслимдә иң яхшы капиталь ремонт – "Миләшкәй"дә
    Махсус комиссиянең хөкүмәт ярдәме белән капиталь ремонт узган мәгариф учреждениеләрендә эш нәтиҗәләре белән танышуы турында хәбәр иткән идек. Мөслимдәге "Миләшкәй" балалар бакчасы "Балалар бакчаларында иң яхшы капиталь ремонт" номинациясендә 3 урын алды. Миләшкәйлеләрне ихластан котлыйбыз!
    484
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 11:35
    Татарстанда кырау төшәчәк
    11 сентябрьдә төнлә республикада урыны белән 1 градуска кадәр салкын көтелә. (Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда давыллы куркыныч агрометеорология күренеше булу мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтүен җиткерде. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, 11 сентябрьдә республикада урыны белән нульдән 1 градуска...
    528
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 10:37
    Мөслим лицееның 1б сыйныфында ата-аналар җыелышы үтте.
    Яңа уку елы башланды. Мөслим лицееның 1б сыйныфы укытучысы Светлана Иванова "Беренче тапкыр - сыйныфта" исеме астында әти-әниләр белән очрашу үткәрде. Укытучы кирәкле әсбаплар, балаларның мәктәпкә әзерлеге турында сөйләде, әти-әниләргә таләпләрне җиткерде. Әлеге очрашуда район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Л.Фәхразыева да грипптан саклану, авыруга каршы вакцина ясату мөмкинлеге турында бәян...
    503
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 09:43
    Марат Әхмәтов: "Республикада бөртекле культураларның 78 проценты җыеп алынган"
    Хәзерге вакытта Татарстан игенчеләре 4,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган. (Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанда бөртекле культураларны җыю эшенең 78 проценты тәмамланган, 1,2 миллион гектар кыр эшкәртелгән. Күрсәтелгән мәйданнардан республика игенчеләре 4,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм...
    495
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 08:16
    Мөслимдә терроризмга каршы көрәш айлыгы бара
    Татарстанда, шул исәптән районыбызда да «Экстремизмга - юк!» айлыгы уза. Әлеге дата Бесландагы террорлык актына бәйле кертелде. Исегезгә төшерәбез, 2004 нче елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге 1 санлы мәктәптә террорчылар балаларны тотык итеп ала. Шартлаткычлар куелган мәктәптә ике көн ярым 1100 дән артык баланы тотык итеп тоталар. Күпчелек...
    456
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 07:08
    Урта төрки тел кирәкме?
    Үзбәк профессоры Бәхтияр Кәримов урта төрки тел булдыруның әһәмиятен ачыклау максатыннан, сораштыру уздыра. (Казан, 25 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хәзер барлык төрки милләтләр дә аңлый торган уртак бер тел юк, шуңа күрә өстәмә рәвештә барлык төрки халыкларга аңлаешлы урта төрки тел булдырырга телибез - Ташкент дәүләт техник университеты профессоры Бәхтияр...
    759
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 06:04
    Бүген сайлаулар үтә
    Бүген Әмәкәй, Олы Чакмак, Мари Бүләр, Мәлләтамак, Михайловка, Елгабаш ,Тойгелде,Үрәзмәт авылларында сайлаулар үтә.
    501
    0
    0
  • 10 сентябрь 2017 - 05:02
    Ипи һәм сөт хакларында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең өлеше нинди
    Авыл хуҗалыгы продукциясенең сатып алу бәясе һәм кибетләрдәге бәяләр һәрвакыт ризасызлык тудыра: "Ашлык уңды, нигә ипи бәясе кыйбат?" (Казан, 14 август, "Татар-информ"). Ипи һәм сөт сатып алганда, безнең акча кем кесәсенә китә? Ни өчен ашлык уңган елны да ипи бәясе арзанаймый? Бу хакта тулырак "Интертат" электрон газетасында укыгыз.
    474
    0
    0
Реклама