3 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Питрәч районындагы юл һәлакәтендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән
М7 трассасының 854 нче чакрымында җиңел машина һәм йөк автомобиле бәрелешкән. Питрәч районында җиңел машина һәм йөк автомобиле бәрелешү сәбәпле бер кеше зыян күргән, берсе үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Бүген иртән 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына...
-
Татарстан «Яшел Россия» Бөтенроссия экология өмәсенә кушылды
«Бары тик Татарстанда гына барлык табигатьне саклау органнары да иңне иңгә куеп эшли», - диде Фәрит Габделганиев. Татарстан «Яшел Россия» Бөтенроссия экология өмәсенә кушылды. Чара «Зәңгәр күлләр» аерым саклана торган табигать территориясендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте. «Быел гына да, санитар-экология икеайлыгы...
-
Татарстанда алдагы ике көндә яңгыр явачак, температура сизелерлек түбәнәя
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 4 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр явачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчле, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә...
-
ТӘМЛЕТАМАК: Ташкабактан кышка салат
4 кг ташкабак, 6-8 данә болгар борычы, 1 кг суган, 350 грамм чамасы томат соусы, 3 аш кашыгы тоз, 300 грамм шикәр комы, стакан ярым көнбагыш мае, бер-ике кашык аш серкәсе кирәк булачак. Бер литр суга томат соусын салып болгатабыз, аңа тоз, шикәр комы, көнбагыш мае салабыз. Шуңа шакмаклап туралган...
-
Машина сатканда нәрсәне истә тотарга?
Машина сату җиңел эш түгел. Җиде кат үлчисе, бер кат кисәсе дигәндәй, автомобиль базарындагы алдакчылардан аеруча сак булырга кирәк. Хәзер, яңа закон нигезендә, машинаны номерлары белән сатарга туры килә. Бер яктан бу сатучы, сатып алучы өчен дә җайлы. Тик җиде ятлар синең машинаң белән ни кыла, аны үз исеменә рәсмиләштерәме,...
-
Август аенда чия чәчәк атты?
Август, хәтта сентябрь аенда да кайбер җимеш агачларында һәм җимеш бирүче үсемлекләрдә көтмәгәндә чәчәкләр барлыкка килә. Бу күренешнең фәнни аңлатмасы шуннан гыйбарәт: яз җылы, коры булса, куак чәчәк аткан вакытта үзендә булган туклыклы матдәләренең запасын тулысынча сарыф итеп бетерә алмый. Җәй җылы, яңгырлы булса, туклыклы матдәләр, дым тагын да өстәлә....
-
Бакчачылар сливаның уңыш бирмәү сәбәбен эзли
Бакчамда чия белән слива күп чәчәк аттылар. Булачак уңыш өчен бик сөенгән идем. Ләкин җимеш өлгермәде, коелып бетте. Сәбәбе нидә? Сәбәпләр берничә. Шуның берсе - ябалдашларның куе булуы, бу үз чиратында кояш нуры, яктылык җитмәүне китереп чыгара. Иртә язда, бөреләр чыкканчы, ябалдашларны кисеп чыгыгыз. Икенче сәбәп - дым җитмәү. Яз...
-
Кишерне матур үстерү серләре
Орлык капларында кишер бик матур булып күренә: тип-тигез, шома, барысы да бер формада һәм бер зурлыкта. Ә ни өчен соң бакчада кечкенә, кәкре, теләсә нинди формадагы кишер җыеп алабыз? Монда орлык җитештерүчеләрнең гаебе юк. Тамыразыклар башка сәбәпләр аркасында ямьсез формада үсә. Туфрак артык тыгыз, ташлы булганда, утыртыр алдыннан көл, известь,...
-
Бакчада эшләгәч, кулны ничек чистартырга?
Якынча 100 г. чамасы 3 процентлы водород перекисе алырга (һәр даруханәдә сатыла), шуңа 10-20 г нашатырь спирты өстәргә һәм теләсә-нинди савыт-саба юа торган сыеклык алырга. Барысын бергә болгатырга һәм кулларны шушы эремәгә тыгып торырга кирәк. Берничә минуттан барлык каралган, яргаланган урыннар агарачак. Соңыннан кулларны сабын белән юып, тукландыргыч крем сөртергә...
-
Баланлыда Корбан гаетен шулай каршы алганнар
Барлык мөселман илләрендә зурлап үткәрелә торган изге көн Корбангали мәчетендә гает намазы укып, вәгазьләр тыңлап башланып китте. Мәчеткә килүчеләр күп, алар арасында яшьләрнең дә булуы аеруча сөендерде. Шуганка һәм Баланлы авылында күп кенә гаиләләрдә корбаннар чалынды, атап ашлар әзерләнде, хәерләр таратылды. Ике авылда да җәмәгать өчен мәҗлесләр оештырылды. Быел зур...