Һөнәри училищены бүген танырлык та түгел. Быел биредә капиталь ремонт үтте. Күптармаклы уку-укыту үзәге итеп үзгәртелгән бина тулысынча заманча җиһазландырылды.
Быел үзәктә 1 курста 50ләп укучы белем алачак. Алар эретеп ябыштыручы, тракторчы-машинист, пешекче-кондитер һөнәрләрен үзләштерә. Араларында республика бәйгеләрендә җиңүчеләр бар.
Укучыларны Белем бәйрәме белән район башлыгы Р.Муллин һәм район мәгариф...