19 август 2017 яңалыклары
-
19 август 2017 - 17:59Игътибар, яңа җитәкчеләр билгеләнде!Бүген иртәнге планлаштыру утырышында район башлыгы мөслим коры сөт заводының яңа җитәкчесе белән таныштырды. Заводны хәзер Фаит Шәймурзин җитәкли. Утырышта катнашучыларга Роспотребнадзорның Мөслимдәге бүлекчәсе белгече дә тәкъдим ителде. Ул - Алия Баһаутдинова.
-
19 август 2017 - 15:14Елгабашлылар ремонт кичергән мәчеткә аяк атладыБүген Елгабаш авылында мәчет ачу тантанасы булды. Тантананы районыбызның имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов алып барды. Мәчеттә шушы җирлек егете Рәшит Хәбиров ярдәме белән ремонт үткәрелде. Мәчеткә су кертелде, тәһарәтханә ясалды, идән-түшәм алыштырылды. Территория профнастил койма белән әйләндереп алынды. Өйлә намазына азан яңгырады. Яңартылган мәчеттә беренче намаз укылды.
-
19 август 2017 - 14:16Республика конференциясенә әзерләнүдә өлеш керткәннәргә район җитәкчелеге рәхмәтен белдердеҖәй башы яңгырлы һәм салкын булса да, районыбыз төзекләндерү-ремонт эшләрен үз вакытында башкарып чыкты һәм зур чара - мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсен дә тиешле югарылыкта үткәрде. Бу - райондашларыбызның бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләве нәтиҗәсе, диде район башлыгы Р. Муллин. Җирлегебездә үткән өмәләрдә олысы-кечесе, яше-карты бергәләп хезмәт куйды. Төзелеш-төзекләндерү, яшелләндерү...
-
19 август 2017 - 13:04Татарстан синоптиклары урманнарда янгын куркынычы югары булуы хакында кисәтәӘлеге чорда республиканың кайбер урыннарында урманнарда янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе 4нче класс тәшкил итә.
-
19 август 2017 - 12:02Россиялеләр туй мәҗлесен үткәргәндә акчаны уйлап тотарга кирәк дип саныйТуй үткәрергә теләгән парлар арасында яз һәм кыш айлары популяр түгел.
-
19 август 2017 - 11:00Татарстанда туучылар санын арттыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылаТуучылар санын арттыру һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү кайнар линиянең төп темалары булачак.
-
19 август 2017 - 10:59Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартуның 16 очрагы теркәлгәнШикаятьләрне тикшерү барышында Чаллының 76нчы гимназиясе директоры Марсилә Сабирова эшеннән азат ителгән, дип яза "Татар-информ".
-
19 август 2017 - 09:55Көзгә дарулар 5-20 процентка кадәр артачакИң беренче чиратта, бу сезонлы даруларга кагылачак, дип яза "Татар-информ".
-
19 август 2017 - 08:03Игътибар, ут булмый!Дүшәмбе, 21 нче август көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 9 сәгать 30 минуттан 17 сәгатькә кадәр, Әндереш авылында; сәгать 10 нан 16 сәгатькә кадәр Торыш авылында ут булмаячак.
-
19 август 2017 - 07:51Музейда мөслимлеләрне яңа күргәзмәләр көтәМөслимнең туган якны өйрәнү музеенда Совет чоры һәм заманча Мөслим заллары яңартылды. Район бюджеты хисабыннан музей заманча җиһазлар белән баетылды. Совет залы үз эченә 1917-1991 еллар тарихын алган.
-
19 август 2017 - 06:48Баланлыда "Чиста яр" акциясенә чыкканнарБаланлы авыл җирлеге башкарма комитеты 14-18 яшүсмер егет-кызларны район эш һәм мәшгульлек үзәге аша эш белән тәэмин итте. Июнь аенда - 2, июльдә 6 бала җирлек территориясен төзекләндерү буенча күләмле эш башкарды. "Чиста яр" акциясе кысаларында балалар Баланлы авылы янындагы ясалма сулыкны чүп-чардан арындырды, җирлектәге биек чүп үләннәрен чапты, зиратта...
-
19 август 2017 - 05:42Мөслимдә урып-җыюга яңа техникалар белән керештеләрРайонның авыл хуҗалыгы тармагы елдан-ел яңа техникалар белән тулылана. Быел район хуҗалыклары 6 берәмлек бөртекле ашлык комбайны, 19 трактор, 8 чәчкеч, бункерлы 6 накопитель һәм 20 берәмлек авыл хуҗалыгы машиналары сатып алды. Алынган техниканың гомуми суммасы - 621 млн 487 мең сум. Әлеге техниканың 500 млн сумнан артыгы "Намус" агрофирмасына...
-
19 август 2017 - 04:39"Кояшлы Ык"та мөслимлеләрне күптөрле күңел ачу чаралары көтә"Кояшлы Ык" ял зонасының икенче өлеше дә халыкка хезмәт итә башлады. Бүген биредә ролик, скейтборд, гидроскутер, велосипедта йөрергә була. Аларны район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе прокатка бирә. Шулай ук халыкка 6 көймә һәм 6 катамаран хезмәт кәрсәтә. Иртәнге тугыз сәгатьтән кичке җидегә кадәр теләгән һәркем әлеге спорт корылмаларында йөри...