"Самараның татар мәктәбендә укырга теләүчеләр күп, әмма урын җитми", - ди Самара делегаты.
(Казан, 3 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Самара шәһәре "Яктылык" татар мәктәбендә теләге булган барлык кешене кабул итү өчен урын җитми. Әлеге проблеманы кичә, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында, "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү...