30 июль 2017 яңалыклары
-
ТӘМЛЕТАМАК: Грушалы манник пешерәбез
"Интертат" сайты "Әлмәт таңнары" газетасыннан грушалы манник рецептын тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 1ст манный ярмасы, 1 ст он, 1 ст шикәр комы, 1 ст каймак, 125 г. май, 1 бал кашыгы сода, шикәр комы белән корица, грушалар. Пешерү тәртибе: Иң элек, каймакка манный ярмасын салып, 30 минутка калдырып торабыз. Ярты...
-
Казан үзәгендә өченче кат тәрәзәсеннән бер бала егылып төшкән
Әлеге хәл Габдулла Тукай урамындагы 27нче йортта булган. Бүген Казан үзәгендә өченче кат тәрәзәсеннән бер бала егылып төшкән, дип "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Әлеге хәл Габдулла Тукай урамындагы 27нче йортта булган. Бу хакта хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәтенә алынган. Урынга...
-
ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ: ҖЫРЧЫНЫҢ БИОГРАФИЯСЕННӘН 14 ФАКТ
Хәния Фәрхи катлаулы тормыш юлы үткән шәхес. Интертат электрон газетасы аның биографиясенә күзәтү ясый. Хәния Фәрхинең тормыш юлы Репрессия корбаннары Хәния Фәрхинең әти-әнисе фаҗигале язмышлы. Аларның әти-әниләре, ягъни, Хәниянең әби-бабайлары колхоз рәисе булып эшләгән була. Алар 1937 елда репрессияләнә һәм Хәниянең әнисе дә, әтисе дә яшьли ятим калалар. "Бала чагында...
-
Россиядә Хәрби диңгез флоты көне зурлап билгеләп үтелә
Санкт-Петербургта бәйрәмдә Кытайдан "Хэфэй" эсминецы, "Юньчэн" фрегаты кораблары катнашкан, дип яза "Татар-информ". Россия Федерациясе Хәрби диңгез флоты көне безнең илдә Россия Президенты Владимир Путин Указы (2006 елның 31 май көнендә кул куелган 549 нчы Указ) нигезендә уздырыла. Шул уңайдан һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп...
-
Суицидка этәргән өчен җинаять җаваплылыгы көчәйтелде
Хәзер суицидка этәргән яки аны кылуда булышкан өчен, 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралачак. Россиядә кемнедер, шул исәптән балигъ булмаганнарны да кертеп, суицидка этәргән өчен җинаять җаваплылыгы катгыйландырылды. Тиешле канун Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган. Документ Кремль сайтында дөнья күргән. РИА Новости хәбәр иткәнчә, закон Россия...
-
Бүген көчле җил һәм яшенле яңгыр булырга мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, бүген - 30 июльдә, көннең икенче яртысында Казан шәһәрендә һәм республиканың башка районнарында яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Һава торышы 13.00-21.00 сәгать аралыгында начарланырга мөмкин. Сак булыгыз.
-
Азнакай районында җиңел машина пошины бәрдергән
Һәлакәт кичә төнлә Азнакай - Тымытык юлында булган. Азнакай районында "Киа" чит ил машинасын йөртүче пошины бәрдергән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Һәлакәт кичә төнлә Азнакай - Тымытык юлында булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хайван нык зыян күргән, машина шактый янчелгән.
-
Elvin Grey атказанган артист булды
Башкортстан, Татарстан эстрадасының популяр җырчысы Радик Юлъякшин (Elvin Grey) Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Баймак районының Граф күлендә башкорт яшьләре җыены узганда, җырчыга атказанган исеме бирелү хакында дәүләт указы имзаланган булган инде. Бирегә яраткан артистларын карарга ун меңләп кеше җыелган. Радик Юлъякшин яшьләр өчен...
-
Гөмбәгә киткән дә, үлгән
Саба районында 79 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен табалар. Ул 27 июль көнне урманга гөмбә җыярга дип киткән булган. Хатын үзе Казан кешесе. Җәй көннәрен ире белән Саба районындагы йортында үткәрә торган булган. Ире хатыны югалган көнне үк полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән. Аны берничә көн дәвамында волонтерлар, коткаручылар урман тирәсендә эзли. Хатын-кыз...
-
Галимнәр хатын-кызлар өчен иң яхшы илләр исемлеген төзегән
Хатын-кызлар үзләре өчен әһәмиятле булган берничә билге - илдәге яшәү дәрәҗәсе, медицина һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча үз фикерен белдергән, дип яза "Татар-информ". Америка Кушма Штатлары тикшеренүчеләре хатын-кызлар өчен уңайлы илләр исемлеген төзегән, дип хәбәр итә "Известия". Бу хакта 80 илдә яшәүче 9 мең хатын-кыз арасында Америка галимнәре уздырган сораштырудан...
-
Су керү сезоны күңелле узсын өчен нәрсәне истә тотарга кирәк?
Синоптиклар фаразларына караганда, быелгы елак һәм салкынча җәйнең бүгеннәрдән җылы көннәр чоры башланырга мөмкин, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә моны Татарстан Республикасының кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте. - Эссе көннәрдә, билгеле инде, елга һәм күл буйларына ашыгабыз, - диде...
-
Хәрби диңгез флоты көне белән сезне, мөслимлеләр!
Хәрби-диңгез флоты көне - ул хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең озак еллар гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән иптәшләрнең төп бәйрәме. Бу - чын ир-атлар, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәте романтиклары бәйрәме. Ватаныбызның тынычлыгын саклап хәрби бурычын үтәгән һәм бүгенге көндә үтәүче һәркемне Хәрби-диңгез...