28нче июльдән 28нче октябрьгә кадәр Татарстанда "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы. Шәһәр халкы китапханә фондларын дәреслекләр, фәнни-поуляр, матур әдәбият, белешмә әдәбият китаплары белән тулыландыра ала.