10 июль 2017 яңалыклары
-
10 июль 2017 - 19:38Успение соборы - Татарстанның ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән өченче объектыУспенский собор, расположенный на острове-граде Свияжск в Зеленодольском районе Татарстана, накануне на 41 сессии комитета в Кракове вошел в список Всемирного наследия ЮНЕСКО.
-
10 июль 2017 - 18:00Иртәгә ут булмаячак авыллар ИСЕМЛЕГЕ белән танышыгызИртәгә, 11 июль көнне, линияләрдә агымдагы эшләр бару сәбәпле, 9 сәгаттән 16 сәгатькә кадәр - Сикия авылында, 9 сәгать 30 минуттан 16 сәгатькә кадәр Крәш. Шуран, Каенсаз һәм Ташъелга авылларында ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
10 июль 2017 - 17:07"Йортны яшен сугып, янгын чыкты"Быелгы хәвефле җәй үз галәмәтләрен көн туган саен күрсәтеп тора: давыл, өермә, урамнарны су басу, кар-боз яву дисеңме... 8 июль көнне Биектау районының Ташсу авылында бер йортны яшен суга. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмый. Өй "дача" итеп кенә кулланыла икән. Материал http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66588-yortnyi-yashen-sugyip-yangyin-chyiktyi.html сайтыннан алынды.
-
10 июль 2017 - 16:46"Күркәләр колорадо коңгызын көнбагыш урынына ашыйлар": Агу кулланмыйча, корткычлардан котылу ысулларыКолорадо коңгызы һәм аның личинкалары аксым һәм протеиннан тора. Бу тавыклар семьялыгына керүче күркә һәм цесарка (Мисыр тавыгы) өчен бик кирәк, дип яза "Интертат.ру" сайты.
-
10 июль 2017 - 15:04Синең кызларың, Мөслим! Лилия һәм Рәмис ГАЛИЕВЛАР турындаХалкыбыз элек-электән кул эшләре белән шөгыльләнгән. Йортка җан өрүче, матурлык иңдерүче гүзәл затларыбыз,гаиләсенең иминлеге, бөтенлеге өчен җан атып торучы ир-атлар гүзәл затларыбыз бүген дә әллә нинди кул эшләре белән дә шаккатыра. Сүзебез - Мөслимдә гомер итүче Лилия һәм Рәмис Галиевләр турында.
-
10 июль 2017 - 14:32Гүзәл Удачина катнашында Мөслимдә гражданнарны кабул итү оештырылдыБүген Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе вәкиле, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина халыкны кабул итте.
-
10 июль 2017 - 12:20Җәй уртасында - кыш! Саклаубашта кар яуган (ФОТОЛАР)Табигатьнең ямьсез көне булмый, дисәләр дә, быелгы җәй аеруча күңелсез үтеп бара. Көн дә килеп яуган яңгыр кәефне төшерә. Әле дә ярый күршеләрдәге кебек аномаль күренешләр алып килми. Бүген, мәсәлән, Саклаубаш авылында кар яуган, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылары.
-
10 июль 2017 - 12:14Соңгы өч көндә 22 мөслимле югары кан басымы белән ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иткәнСоңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 85 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуның 22се - югары кан басымы, 7се - эчләре авыртып фельдшерларны чакырган.
-
10 июль 2017 - 11:50"Мәк - 2017" операциясе төгәлләнде. Бер райондашыбыз административ сак астына алынганЕл да ике этапта үткәрелүче "Мәк-2017"операциясе бу елны да зур масштабларда уза. Бүгенге көндә операциясенең беренче этабы төгәлләнде. Аның барышында наркотик үсемлек булган мәкнең кеше организмы өчен зыяны, мәк үстерүчеләрнең, әлеге үсемлек белән бәйле операцияләрдә катнашучыларның юридик җаваплылыкка тартылуы турында аңлату алып барылды.
-
10 июль 2017 - 10:46"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсында тавыш бирү башланды"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсында тавыш бирү башланды. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгедә 10 райондашыбыз катнаша. Алар безгә үзләренең сыйныфташлары белән төшкән фотоларын юллаган иде.
-
10 июль 2017 - 10:44"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Тәнзилә Хатбуллина"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Тәнзилә Хатбуллина. Менә нәрсә дип яза Тәнзилә апа мәктәп еллары турында.
-
10 июль 2017 - 10:35Фәнисә Хәбибуллина фотосы белән танышыйк!"Авыл утлары" газетасында кыңгыраулы мәктәп еллары турында конкурс игълан ителгәннән соң, күңелемнән һич китми сакланып йөри торган истәлек-хатирәләр , классташларым, яраткан укытучылар, мәктәбем, туган авылым, күңелемнән җуелмас бер мизгел булып, күз алдымнан йөгереп үттеләр, дип яза безгә Мөслимнән Фәнисә апа Гыйльметдинова - Хәбибуллина.
-
10 июль 2017 - 10:30Күбәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән танышыгызӘлеге фотоны безгә Луиза Вәлиева юллаган. "Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсында алар 8нче номер астында катнашачак.
-
10 июль 2017 - 10:25Алсу Латыйпова мәктәпне 2016 елда тәмамлаган сыйныфы белән таныштыра"Мин, Латыйпова Ралина Расил кызы, 2016 елда Мөслим лицееның 11а сыйныфын тәмамладым. Гүзәл Рәхимҗановна җитәкләгән сыйныфыбыз бик тату һәм актив булды. Классыбыз җәмәгать эшләрендә дә, конкурс, олимпиадаларда да сынатмады: югары нәтиҗәләргә иреште. Мин үзем хәзерге вакытта Яр Чаллы педагогика университетының чит телләр факультетында белем алам. Мәктәптә укыган елларымдагы актив тормыш...
-
10 июль 2017 - 10:19Мөслим гимназиясенең 4 Б сыйныфы укучылары өчен тавыш бирәбезме?"Кыңгыраулы мәктәп еллары" конкурсының чираттагы катнашучысы - Мөслим гимназиясенең 4 Б сыйныфы укучылары. Фотоны безгә Рөстәм Гәрәйханов җибәргән.