Баланлы авыл җирлегенең Баланлы һәм Шуганка авылларныда Сабантуй бәйрәмнәре, күп кунаклар җыеп, зур оешканлык белән үткәрелде. Баланлыда мәйдан яңа урында, авылның иң биек ноктасында, авылдашлар бик яраткан, читтә яшәүчеләр сагынып кайта торган Озын тау башына ясалды, дип яза безгә Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова.