1 июль 2017 яңалыклары
-
1 июль 2017 - 18:49Мөслим - Вәрәшбаш юлында авария булганКемгә - бәйрәм, кемгә - ... Бүген кичке якта Мөслим - Вәрәшбаш юлында юл-транспорт һаләкате булган. Җиңел машина кайбер сәбәпләр аркасында кюветка очкан. Зыян күрүчеләр турында төгәл мәгълүмат әлегә юк. Авария булган урынны узып китүчеләр генә кемнедер ашыгыч ярдәм машинасы алып китүе турында хәбәр итте. Юлларда сак булыгыз. Артыгы белән...
-
1 июль 2017 - 18:26Мәскәүдә табигый бәла-каза: үлүчеләр дә барМәскәү һәм Мәскәү яны торак пунктларына коточкыч табигый бәла-каза әйләнеп кайткан. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр дә бар. Социаль челтәр кулланучылар да Мәскәүдә җил һәм яңгыр көчәюе турында хәбәр итте.
-
1 июль 2017 - 17:25Авырлы хатын-кызны эшкә алмасалар, нишләргә?Бала көтүче хатын-кызны һәр оешма дакочак җәеп эшкә алырга атлыгып тормый. Күпчелек очракта сәбәп бер: сез еш авырыйсыз, бала тапканнан соң да тиз генә эшкә чыкмаячаксыз, чыксагыз да, яшь бала белән "больничный"га йөриячәксез. Тик законда хатын-кызның көмәне ничә айлык булуга да карамастан, аны эшкә алырга тиешләр, диелгән. Җитәкчелек эшкә алмыйм,...
-
1 июль 2017 - 15:23“Алтын каләм - 2017” фестиваленең җиңүчеләре билгелеТатарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында "Алтын каләм" республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Яшь журналистларны барлау максатыннан, әлеге бәйге быел 22 нче тапкыр үткәрелде.
-
1 июль 2017 - 15:20Җир җиләге шау чәчәктә, тик җиләге булырмы? (республиканың төрле төбәкләрендә яшәүчеләрдән фаразлар)Быелгы яңгырлы җәй "чистый" үзәккә үтте. Әле генә кояшы чыккан кебек була да, тагын коеп китә. Яшелчәләргә су сипмәдек, анысы ярый. Тик менә көннәрнең болай торуы җиләксез калдырырга мөмкин. Җиләк ап-ак булып чәчәк атты үзе, ә менә узган елгы кебек уңышка өмет итеп буламы? Язма "Интертат.ру" сайтыннан алынды.
-
1 июль 2017 - 14:04Ничек яшисең, авыл? Метрәй авыл җирлегенең көнкүреше турындаМетрәй - шәхси эшмәкәрләрләр иң күп тупланган җирлекләрнең берсе. Бездә үз эшен уңышлы гына алып баручы 14 эшмәкәр исәпләнә. Алар арасында игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр шактый.
-
1 июль 2017 - 13:46Мөслим районын имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов Ураза гаетен уздыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерәРамазан гаетен мәхәллә бәйрәме генә түгел, бөтен Мөслимебез бәйрәме итеп уздыруда ярдәм күрсәткән барча райондашларыбызга, район җитәкчелегенә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм "Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләренә, бәйрәмгә килгән һәрбер әти-әнигә, яшьләргә, балаларга, әби һәм бабайларга рәхмәт сүзләрен ирештерәм, дип хәбәр итә безгә Мөслим районын имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов.
-
1 июль 2017 - 12:05Баланны, Метрәй, Мәлләтамак, Тойгелде авылларында узган сабантуйлардан ФОТОЛАРСабан туе - хезмәт туе, ди халык. Тырыш, хезмәт сөючән халкы белән дан тотучы Мөслим районы авыл җирлекләре бүген чын күңелдән ял итте. Кыюлар уеннарда катнашып, бүләк отты, сәнгатькә гашыйклар җыр-моң дәрьясында йөзде, кунакка кайткан якташлар, сыйныфташлар озак еллар күрмәгән туганнарын, дуcларын, сыйныфташларын очратты. Авыл җирлекләрендә узган сабан туеның күңелле...
-
1 июль 2017 - 11:42Чаллы Сабантуена тәкәләр кайтты, Элвин Грей килә, кунаклар чакырылганЯр Чаллыда сабантуе 8 июльдә зуачак. (Чаллы, 29 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Сабантуена тәкәләр кайтты, Элвин Грей килә, кунаклар чакырылган, дип яза җирле басма. Быел Чаллы Сабантуенда баш батырга бүләккә автомобиль бирмиләр икән, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Шәһәр хакимиятендә, Сабантуен оештыру комитетында батырга барыбер традициядән тайпылмый машина һәм тәкә...
-
1 июль 2017 - 10:40Туендыручыны югалтканда, пенсиягә кемнәр хокуклы (ИСЕМЛЕК)Мөслим районында 223 кеше туендыручыны югалту сәбәпле пенсия ала. Туендыручыны югалтканда иминият пенсиясе мәрхүмнең иждивениесендәге эшкә ярамаучы гаилә әгъзаларына билгеләнә. Әлеге пенсиягә мәрхүмнең иминият стажы булу (бер көн генә булса да), иждивениедәге гаилә әгъзалары аның үлеменә кагылышлы җинаять кылмаса, дәгъва итә алалар.
-
1 июль 2017 - 09:39Метрәйдә узган сабантуе мөслимлеләргә күңелле тәэсирләр бүләк иттеМетрәй сабантуе быел Мирзанур паркында узды. Паркта балалар мәйданчыклары, сәүдә нокталары көне буе эшләде. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Рамил Муллин котлау сүзләре җиткерде. Шулай ук район җитәкчелеге ачык һавада ясалган музей белән танышты. Метрәй авыл җирлеге башлыгы Рунар Сәхбетдинов та кунакларны бәйрәм белән котлады. Төрле милли уеннар, район үзешчәннәренең җыр-биюләре...
-
1 июль 2017 - 09:38Елгабаш сабантуена Раяз Фасыйхов килде (ФОТОЛАР)Сабантуйлар башланды. Бүген Мөслимдә яшәүчеләр авыл җирлекләрендә узучы сабантуйларда күңел ача.
-
1 июль 2017 - 08:25Мөслимлеләр фонтан тирәли җыелып гитарада уйнады29 июнь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге "Кич. Җәй. Гитара" исеме астында чара оештырды. Гитара моңнарына битараф булмаган райондашларыбыз бу көнне фонтан тирәсенә җыелып җырлап, аралашып күңел ачты.
-
1 июль 2017 - 07:22Сабантуйда, сабантуйда... (КАЙДА НИЧӘДӘ БАШЛАНА)Зарыгып көткән сабан туе да килеп җитте. Исегезгә төшерәбез, Мөслимдә ул 1-2 июль көннәрендә узачак. Бүген - авыллар, иртәгә район үзәге сабан туен гөрләтәчәк. Игътибарыгызга, әлеге милли бәйрәмнең башлану вакытларын җиткерәбез.
-
1 июль 2017 - 06:00Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне һәм районыбыз кунакларын сабантуй белән тәбриклиХөрмәтле райондашлар, бәйрәмебез кунаклары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.