Мөслим-информ

26 июнь 2017 яңалыклары

  • 26 июнь 2017 - 10:07
    Электрон хезмәтләрдә яңа төр хезмәт
    Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Мөслим муниципаль районындагы 30 санлы бүлегеннән хәбәр итүләренчә, матди ярдәм алу өчен дә электрон хезмәтләр порталы аша файдаланырга мөмкин. Әлеге матди ярдәм төрләре: - балалар бакчасына ата-аналар түләвенә төп компенсация, - ата-аналар түләвенә өстәмә компенсация, - 16 яшькә кадәрле балаларга айлык пособие, - пенсионерларга айлык...
    425
    0
    0
  • 26 июнь 2017 - 09:07
    Мөслим өлкәннәре сәяхәт кыла
    Районда өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар зур. 20 май көнне Мөслимнән 17 ветеран "Изге Болгар Җыены"на бардык. Анда Ислам академиясен карадык, Ак мәчеттә намаз укыдык. Милләттәшләребез чит илләрдән дә килгән иде, чечен республикасыннан килгән делегат та саф татар телендә чыгыш ясады. Безне алып килгән шоферга, озата барган шәфкать туташына зур рәхмәт....
    466
    0
    0
  • 26 июнь 2017 - 08:03
    Мөслимнән Эльвира Гәрәева "Нечкәбил"дә катнаша
    Районыбыз тарихында беренче мәртәбә Мөслим кызы, "Мизгел" яшьләр үзәге җитәкчесе, Мөслим авыл җирлеге депутаты, "Татарстан Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Мөслимдәге рәисе Эльвира Гәрәева "Нечкәбил-2017" республика конкурсында катнаша. 21 июнь көнне Минзәлә шәһәре мәдәният сараенда әлеге бәйгенең сайлап алу туры узды. 11 район арасыннан 7 хатын-кыз ярымфиналга узды. Алар арасында Эльвира...
    415
    0
    0
  • 26 июнь 2017 - 07:08
    Бертөркем галимнәр Мөслимне өйрәнә
    Районыбызда Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты экспедициясе эшләде. Галимнәр 32 авылда, 400 дән артык кеше белән очрашып, халыкта сакланган мәдәни мирасны бөртекләп җыйдылар. Вакыт тарлыгына карамастан, эш бик оешкан төстә барды. Безнең әби-бабаларыбыз Сабантуй бәйрәмен, өмәләрне ничек уздырганнар? Нәрсә ашаганнар, ничек киенгәннәр? Мөслим җирлегенә генә хас нинди йолалар...
    452
    0
    0
  • 26 июнь 2017 - 06:05
    Рәхмәтем чиксез сезгә, мөслимлеләр!
    Без ел саен Төмән өлкәсеннән туган ягыбыз Мөслимегә кунакка кайтабыз. Күп вакытыбызны Мөслимнең үзендә һәм Сәфәр авылында үткәрәбез. Кайткан саен Мөслимебезнең чисталыгына, көннән-көн үсә, матурая баруына сокланып, шатланып туймыйбыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки Мөслим үзәгенең кайсы гына почмагына барып чыксаң да, берсеннән-берсе матур парклар, ял урыннары, яшеллек каршы...
    485
    0
    0
  • 26 июнь 2017 - 05:00
    Сабантуйга әзерләнәсезме?
    Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга да санаулы гына көннәр калып килә. Исегезгә төшерәбез, 1 июльдә бәйрәм авылларда уза. Сабантуйның кайсы авылда ничәдә башлануы турында хәбәр итәрбез. Район үзәге Мөслимдә сабантуй 2 июль, якшәмбе көнне булачак. Яңа Усы авылында бәйрәм бер атнага соңрак - Питрау көне уңаеннан оештырылачак.
    449
    0
    0
Реклама